Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - страница 4

Шрифт
Интервал


Кaнәгать булуыңны сиздереп.
Рәхмәтлелек кеше күңелендә,
Әйтә белсәң – синдә бар димәк.
Коры сүзгә кайтып калмыйча,
Ихлас булулары бик кирәк.
Рәхмәтлелек – күңел матурлыгы,
Саклый күңелләрнең киңнәре…
Җылы сүзләр җирдә бик күп түгел,
Рәхмәт сүзләренә тиңнәре.

Язасы килә

Язасыда килә язасы…
Нидер килә язып каласы.
«Ниләр җитми сиңа» -диеп,
«Белмәссең» дип «Әдәм баласы».
Күбрәк син әллә яшәдеңме,
Күбрәк син әллә белдеңме…
Дөньяларның олы сынауларын,
Син бер үзең әллә күрдеңме…
Язам әле, үзем аңлаганны,
Ниләр белән күңел тулганны.
Белмәгәндәй, инде башкаларның
Күңелләре тулы булганны.
Була алмый икән буш күңелләр,
Күңел җыя тормыш өресен.
Ниләр белән күңел тулганлыгы,
Аз булсада… бераз күренсен.
Таныш хисләр очырамый калмый,
Таныш аваз, бәлки табылыр…
Якты мизгелләрен уятырда,
Ул яшьлеген кабат сагыныр

Матурлык

Матурлык бөтен тирә як…
Кирәк бары күрергә.
Табыр өчен матурлыкны,
Өйрән күрә белергә.
Матурлык ул чәчәкләрдә,
Кешеләрдә матурлык…
Матурлыкның күплегенә,
Җирдә шаклар катырлык.
Матур итеп үстерәләр…
Матур итеп төзиләр…
Киенәләр зәвык белән,
Матур итеп йөриләр.
Сөйләшәләр матур итеп
Матур итеп көләләр.
Тормышларны ул үзгәртә,
Шуны күпләр беләләр.

Югалтулар

Югалтулар була яшәгәндә,
Төрле вакыт, төрде күләмдә.
Җиңелләре, була авырлары,
Барысына кирәк түзәргә.
Ягалтулар кебек исраф гомер,
Әйтелмәгән җылы сүзләрең….
Югалтулар түгел мени инде,
Ни эзләгәнеңне белмәвең.
Юлсыз җирдә йөреп адашулар,
Әзер юллар буйлап йөрмичә.
Хыялларга гына бирелеп яшәү,
Якын булганнарны күрмичә.
Югалту бит, гомерләрең үтсә,
Читтән карап яшәп иманга.
Күпме әле ялгыш уйлар яши,
Кеше акылына сыйганга.
Югалтулар алып ыргыталар,
Бүгенгене ерак үткәнгә…
Югалтулар азырак булыр иде,
Бүгенгегә шөкер иткәндә…

Гомер агышы

Кая ашыгалар бу болытлар,
Әллә җилләр шулай искәнгә.
Булсын иде шундый җилләредә,
Балачакка кире илеткәндә.
Уңай җилләр алып кайтыр иде,
Озын юлда, ясап туктаулар.
Әвен ясап җәен болыннарда,
Кабатланыр иде йоклаулар.
Аргы тугай, Бирге тугайлары,
Олы болын, Кылыч, Әгәшләр.
Әби булып бүген йөргәннәрнең,
Булган чагы яп – яшь кәләшләр.
Кире баштан тормыш туа кебек,
Кабатланыр кебек барсыда.
Сәяхәттә булу, уйлар белән…
Булгач ярый әле ансыда…
Кешегә бит шундый сәләт биргән,
Үткәннәрне искә төшерү…
Тормышыңа бәя бирү өчен,
Күңелең аша кабат кичерү.

Тау

Кешеләрне таулар җәлеп итә,
Үрмәләргә таулар өстенә.
Авырлыклар… җиңеп күтәрелү,