Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - страница 7

Шрифт
Интервал


Көч җитсә дә мәчет салырга.
Рамаданда клуб «яллар итә»,
Кемдер бәлки «ифтар» үткәрер.
«Тыелып та торыр, сабыр итеп»
Рамадан ае үткәнен.
Башы аның шулай башланган,
Клуб салып динне тыйганнар.
Дәүләт ханә анда чара ясый,
Үзен диннән өстен куйганнар.

дөреслек

Кайда дөнья дөреслеген,
Төзи алган кешеләр.
Андый хыяллы кешенең,
«Авызлары өшегән».
Ышандырырга тырышып,
Рублне мактыйлар.
Дошманныкы начар диеп,
Утка доллар якмыйлар.
Хурлануга омтылулар,
Каян калган гадәттер.
Кайда ялган, кайда хаклык,
Аңлар өчен сәбәптер.
Бер кешең ахмаклыгы,
Дөньяларны туздыра.
Куштан белән ялагайлык,
Берсен берсе уздыра.
Югалыпта бетә кебек,
Бу дөньяда дөреслек.
Барыбызда кимегәнгә,
Дөреслеккә хөреслек.
Ике «дөрес» бәхәсләшсә,
Башлана да ялгышлар.
Вакытлыча «акыллылар»
Аек чакта салмышлар.

Ерагаю

Ерагая бара үткән тормыш,
Онытыл – искә алмаган.
Югалалар, читкә мөкиббәннәр,
Бер юл белән генә бармаган.
Бушамыйча күрше бәйрәменнән
Үрдәк арасыннан, каз эзләп.
Таба алмый күңел тынычлыгы,
Шайтан арасыннан наз эзләп.
Ерагая әби бабайлары
Бабуля һәм дедка әйләнеп.
Өзеләләр нәсел нигезләре,
Кала алмый, җептә бәйләнеп.
Ерагая иман, күңелдәрдән,
Сүрәт булып калып догалар.
Үзләренчә, гамәлләрсез генә,
Җәннәтләргә кермәк булалар.
Дин белгече «яллар итә» хәзер,
Дин белмәгән кеше калмады.
Гыйбәдәттән ерак булу өчен,
Шайтан безне шулай алдады.
Ерагая барып, без Хаклыктан,
Мөшкеллекне якын итәбез.
Язмыш биргән әрәм булып кала,
Месенлекне татып китәбез.

Замана коралы

Ватык телефоннар дидек,
Гайбәт фәлән йөргәннәрдә.
Шул телефонга сылтадык,
Төрле хәбәр килгәндә дә.
Гайбәтләр һаман тарала,
Телефоннар ватыклармы.
Көтеп алдык телефонсыз,
Яшәп булмас вакытлармы.
Телефонсыз үтми көннәр,
Уйлар килми, үтми туйлар.
Барысы шунда җыелган,
Барысында, шунда куйган.
Язылып бара шикелле,
Күргәннәре, белгәннәре.
Бик күпләрнең ул төннәрен,
Йоклый торган мендәрләре.
Ялгызларның иптәшләре,
Эшсезләргә эш дәфтәре.
Иренгәнне уятучы,
Ялкауны да эшләткәне.
Телефонсыз кеше ахыры,
Җир йөзендә яши алмас.
Телефоны булмый икән,
Мәңгелеккә хәттә бармас.
Телефоннар кешеләрнең,
Бар серләрен сөйләр кебек.
Телефонсыз кала икән,
Яши алмый үләр кебек.

Зарлану

Зарларланулар кабатлана,
Күмелгәндәй дөнья зарларга.
Риза булмый узар тормышын да,
Аклануның төре -зар барга.

Ихласлыктан, мода шаукымында,

Дога кылган кебек мөшерик.

Зарлану да, бер гаепсез кебек,

Кем соң үзең искә төшерик.


Кабул иттә, нигә зарланырга,