Адаштырма, ялгыштырма,
Күрсәт туры юлларны.
Әссәләмәгәләйкүм!
Очрашып бер утырулар
Гомернең бизәкләре,
Тик хушлашу мизгелләре
Өзәдер үзәкләрне.
Кушымта:
“Әссәләмәгаләйкүм!” – диеп
Бирербез кайнар сәләм.
Сездән безгә насыйп булсын –
“Вәгаләйкүмәссәлам!”
Алда булсын әле безнең
Җырларның иң матуры.
Сезне сагынып ерак юлдан
Канатланып кайтырбыз.
Йөрәкләрдә яшәү дәрте,
Яшәү гөле сулмасын.
Җырлашып бу утырулар
Тик соңгысы булмасын.
Әткәемә
Бәхетлемен “әти” дип дәшергә
Синең кебек кешем булганга.
Бәхетлемен киңәшләрен биреп
Яннарымда Әти торганга
Кушымта:
Сөеклебез, Әткәй, сәламәт бул,
Елларга бирешмә, шулай кал!
Кайткан саен туган йортыбызга,
Капкаларны ачып каршы ал!
Кирәк дибез, әткәй – терәк дибез,
Әткәйле йорт һәрчак нурлы ул.
Тормыш төзек, балалар бәхетле,
Әткәй булса гомер җырлы ул.
Әтиләргә карап уллар үсә,
Әтиле кыз – илдә бер дигән.
Балаларның бәхете хакына
Яздырмасын Ходай Әтидән.
Әткәй-әнкәй зур терәк
Бу дөньяны миңа бүләк иткән
Әле дә син бар әле, әнкәем.
Бәләкәйдән көчле кулларыңны
Тойган кешем син ул, әткәем!
Яз җилләре кебек чәчәкләргә,
Миңа әткәй-әнкәй сулышы.
Кочагыгыз – хәвеф-хәтерләрдән
Саклап торган оҗмах куышы.
Җанга рәхәт, тәнгә сихәт икән
Әнкәемнең йомшак куллары.
Бер кайгысыз, шатлык-куанычлы
Булсын иде гомер юллары.
Киңәшләре, булулары белән
Әткәй-әнкәй безгә зур терәк.
Рәхмәт җиткерергә алар өчен
Ни бары бер җылы сүз кирәк.
Җан дустым – аркадашым
Серләремне сиңа ачам
Мине һәрчак аңлыйсың.
Шатлыкта да, кайгыда да