Ак карларда ак розалар - страница 5

Шрифт
Интервал


Чын дус кына ярдәм итә,

Артык сүзләр дәшми.


Авырлыклар артта кала

Янда дуслар булса.

Сулар сибә якын дусла

Күңел гөлең сулса.


Чын дуслар күп булмый алар,

Тормыш юлларында .

Була бер дус, җанын бирер

Алып кулларына.


Елганың ике ярында


Язгы ташкын без утырган

Көймәбезне батырды.

Сүндереп сөю ялкынын,

Бәгырьләрне катырды.


Кушымта:

Елганың ике ярына

Ташлады язмыш.

Дөрес булдымы бу юллар,

Булдымы ялгыш?


Онытылды бар вәгъдәләр,

Йөрәктә башка ялкын.

Арада киң елга инде,

Аралар хәзер салкын.


Булса икән еллар аша

Төзеп челтәр күперләр,

Эх, кайтып яшьлек юлыннан

Бер серләшеп үтәргә!


Елмай


Бик елыйсың килгән чакта

Елмаеп бак күкләргә.

Ходай җәлләми тараткан

Бәхетне бит күпләргә.


Кушымта:

Елмай, елмай әле,

Елмай – сытма чыраең.

Бу дөньяга бер килгәнбез,

Яшик әле елмаеп.


Ничек килешә елмаю

Синең алсу йөзеңә.

Тирә-як яктырып китә -

Күз тимәсен үзеңә.


Әйткәннәр бит борынгылар:

“Әдәм китерә юрап”.

Елмаеп бәхет юра син -

Кайгылар узсын урап.


Әдәп томаннарда


Мин дәшмәдем, син күрмәдең

Яшьлек яланнарында.

Хисләр янды, яшеренеп

Әдәп томаннарына.


Гомер узды, син шәйләдең

Минем чәчәк атканны.

Ә мин күрдем чәчләреңә

Тәүге кырау ятканны.


Хисләр шул ук, яна-яна

Әйди яшьлек-яланга.

Тик һаман да чорналулы

Бары әдәп-томанга.


Мин дәшмәдем, син күрмәдең

Яшьлек яланнарында.

Хисләр янды, яшеренеп

Әдәп томаннарына.


Әйтче, язмыш


Ышандык без,

ышандык без шау чәчәкле

Мәңгелек язлар барга.

Беребез акты,

Беребез акты ташкыннарда,

Беребез калды ярларда.


Кушымта:

Әйтче язмыш, ңигә шулай, әллә яңлыш,

Әллә юри шаяртасың.

Сөйгәннәрне, сөйгәннәрне читкә чөеп,

Сөймәгәннәрдән җан аттырасың


Син киттең дә,

Син киттең дә, көтмәгәндә

Батты бәхет кояшым.

Сизми калдым,

Сизми калдым ак болыттан,

Яшнәп яңгыр яуасын.


Нидер көттек,

нидер көттек без язмыштан-

Һавадагы торнадан.

Без бәхетле,

Без бәхетле булыр чатыр

Ходай әле кормаган.


Әйтче язмыш, ңигә шулай, әллә ялгыш,

Әллә юри шаяртасың.

Сөйгәннәрне, сөйгәннәрне читкә чөеп,

Сөймәгәннәрдән җан аттырасың


Әй, язмыш, бул мәрхәмәтле


Җил-яңгыр да тидермичә,

Баланы үстерәбез.

Йокысыз көн-төннәр санын

Чал чәчкә күчерәбез.

Картлыкта терәк бул, диеп,

Ак биләүгә билибез.

Бәхет-тәүфыйк, сәламәтлек,

Игелекләр телибез.


Кушымта:

Әй, язмыш, син балаларга

Бул, зинһар мәрхәмәтле.

Сыныйм диеп йөрәкләрне

Ясама җәрәхәтле.


Оядан очып чыккач та,

Дөньяга ят кош алар.

Фәрештәләрдәй сакласын

Без биргән фатихалар.

Әй, Ходаем, үзең сакла

Без үстергән улларны.