Универсиада йолдызым - страница 8

Шрифт
Интервал


Муллыклар сыйпап сузылган

Юл буенда болыннар;

Хәзинәңне сакла, халкым!

Табигать нурын якла!

Бу вәгазем – шагыйрь хакым:

Аның кадерен аңла!

Раббым ихтыяры белән

Илемә яусын савап;

Шигырь догасы бирелгән

Сезгә бәрәкәт сорап.


IV

Борыңгы Болгар җирендә

Динебезнең эзләре…

Урнашкан елга ярында

Манаралар йөзләре;

Куып бара шофер юлдан,

Артта Йолдыз утырган.

Максатына ирешергә

Өч чакрым гына калган.

Машинаның тәрәзеннән

Сокланып карап бара:

Җәлеп итә күренешләр,

Ошый аңа саф һава;

Зират табып озакламый

Башка яулык бәйләгән:

Тамыры үскән җирләргә

Баскан аягы белән.

Бабалар каберен табып,

Үскән чүптән чистарта.

Берәр сәгать эшләп алып,

Мәчеткә юлын тота.

Җомга намазы беткәнли

Имамга хәлен сөйли:

Сәдака биреп калдыра