Ничек еракка китте;
Нәрсә әйтергә дә белмим…
Кыюлык миндә бетте…
Ни язганы – шул булсын:
Агым буенча йөзәм.
Тормышым тик тиз узсын –
Озак сузылса, түзмәм…
– Юк сүз сөйлисең кызым син!
Сез – кызхатыннар – шундый…
Ата күзенә күрәм мин:
Хаканда бәхет сулый!
Баш катырып йөрмә бүтән:
Биргән вәгъдәңне үтә.
Үзеннән яратыла…
Ул, кызым, тора-бара.
Ошан минем хисемә,
Тәмамы шул: сүз дәшмә;
Өченче бүлек.
I
– Хәерле көн, хезмәттәшләр! –
Миңнеханов сүз тота –
Уеннар ачылуына
Икәүләп атна кала.
Дулкынландыргыч, әлбәттә…
Һәм шул бәйле рәвештә
Президент каршында киңәш
Җыелды дүшәмбедә;
Алда зур вакыйга көтә:
Ясалган инде күп эш.
Вакыты да килеп җитә,
Тәмамланды төзелеш.
Ләкин вак-төяк сораулар
Калды көн тәртибендә.
Тырышлык бераз куегыз
Ярышлар рәвешендә.
Кунакханәләр әзер ме?
Транспорт? Аэропортлар? –
Фикерегезне белермен,
Тыңлап алам сораулар.
Ярдәм кирәксә сорагыз,
Игътибарлы: оялмагыз;
Тяп-ляп гына эшләмәгез! –
Елмаеп әйтеп куйды. –
Башлап җибәрик, әйдәгез:
Аның сүзе шул булды.
II
Утырган соңгы рәттә,
Дәфтәрен кулда тотып,
Вафин Марат, әлбәттә,
Киңәштә түрә булып.
Игътибар белән тыңлый
Һәрбер чыгыш сүзләрен,
Әһәмиятен аңлый
Киләчәк мизгелләрнең.
Күрше булып утырган
Җилкәсенә кагыла:
Хезмәттәше Айтуган
Гозерен әйтеп ала:
– Шалтыраттылар, Марат,
Миңа төрек дусларым.
Йомышым сиңа азат,
Вакытыңны алмамын.
Тренер кызы бераз алдан
Казанга очып килә.
Нәрсәдер аңа Болгарда
Барып күрәсе килә.
Төгәл белеп бетермәдем,
Ләкин ярдәм сорыйлар.
Исемен дә бит белмәдем,
Мәшәкатләр сайрыйлар:
Командировка Әлмәттә,
Уеннар киләчәктә…
Балам авыртып китте –
Бу йомыш башка тиде.
Марат, дускаем, коткар,
Үтенеп сорыйм, зинһар:
Бир кызга шоферыңны,
Илтеп килсен шушыны…
– Янма эшеңдә, егет! –
Өндәшә Марат, көлеп. –
Кайчан була Казанда?
– Бу атна җомгасында.
– Пәнҗешәмбе Матакка
Кайтам мин бу арада.
Аннары вакыт булмый,
Казанда бәйрәм уйный.
Шофер белән генә кайтам,
Мине калдырып китер…
Җомга көне аэропорттан
Тренерыңны китерер.
Кире юлда авыл аша
Мине дә кереп алыр:
Болгар бит безгә янәшә,
Шоферым минем – давыл;
– Әй, рәхмәт сиңа, Марат!
– Зур үс син дә, иптәш-зат!
III
Урта Идел табигате
Нинди матур һәм гаҗәп!
Татарлардай матур бите:
Җаным соклана күзләп.
Назлы күктә оча кошлар,
Кырларда алтын үсә.
Рухландыра ап-ак кышлар,
Җәйге җил иркен исә.
Бәясез байлык булып
Татарларга бирелгән
Урман җанлылык тулып,
Сөрүлек дә игелгән.
Балык белән тутырылган
Ага бөек елгалар,