Мелодии души. Стихи на татарском языке - страница 4

Шрифт
Интервал


Баланы туйдырырга, үстерергә,
Аннары очарга өйрәтергә.
Кошлар да, хас кешеләр,
Омтылалар дөрес яшәргә.
Яз килгән саен
Тәрәз алдым җанлана.
Тормыш гөрләп тора,
Ояда бәйрәм, тантана.
Кошлар да, хас кешеләр,
Кем кемнән аладыр үрнәк.
Яшәргә тырышабыз,
Безне берләштерә теләк.
Табигать уянганда,
Язны ямьли сыерчыклар.
Сагынып, көтеп алабыз,
Алар – иң кадерле кунаклар.

Назлы караш

Алтын балдак бүләк иттең
Дулкынланып, туй көнендә.
Пар күгәрчен очырттык,
Шатлык безнең күңелдә.
Күгәрченнәр бергә оча,
Алар да бәхетле бүген.
Сәбәбе билдәле инде,
Яраталар бер берсен.
Туй күлмәгендәге кыз
Ак болытка охшый,
Фәрештәне хәтерләтә,
Канаты гына булмый.
Күңелле музыка яңгырый,
Икәү әйләнәбез вальста,
Карашың шундый назлы,
Мин елмаям сиңа.
Кабатланмас минутлар,
Матур мизгел бигрәк.
Хисләрне сүндерә күрмә,
Саклап яшә, йөрәк.

Кыз бала язмышы

Кызлар тауы ерак түгел,
Тиз барып җитеп була.
Тау башына менеп бассаң,
Авыл күренеп тора.
Кызлар тауына килегез,
Матурлыгын күрерсез.
Җиләкләр кызарып пешкән,
Өзәргә вакыт җиткән.
Тау итәгендә үсә
Зифа буйлы каеннар.
Каеннарны кочаклап,
Серләрен сөйли кызлар.
Җиләккә йөри кызлар,
Үләндә кала эзләр.
Үзләре дә җиләк кебек,
Кем генә икән өзәр?
Бәхетле булырмы икән,
Кемне очратыр юлында?
Кыз баланың язмышы
Сөйгән яры кулында.
Әти – әнисе янында
Кыз кунак кына.
Оядан очып киткәнче,
Яшәсен яратылып кына.
Эх, җиләкләр пешә,
Кыска гына мизгел.