Дөньяда илләр күп,
Дәүләтнең бар зуры, кечесе.
Яшиләр, булдыра алганча,
Һәммәсенең – үз кагыйдәсе.
Ә мәхәббәт иле бармы икән,
Әгәр булса, ул кайда?
Биек таулар артындамы,
Бәлки, ялгыз утрауда?
Мәхәббәт иле, әлбиттә,
Чәчәк сымак матурдыр,
Кешеләрнең шат йөзендә
Кояш нуры балкыйдыр.
Мәхәббәт иле – гаилә ич,
Үзе бер кечкенә дәүләт.
Менә кайда күңел җылысы,
Бәхет, шатлык, ләззәт!
Бу илдә тынычлык,
Хәлләр яхшы, шәп.
Әти – әни, балалар
Тату яшиләр бергәләп.
Бер бөтенгә әйләнгән
Ике ярты кушылып.
Балалар дөньяга килгән,
Сөю җимеше булып.
Тәрбияләү нечкәлеге
Буыннан буынга күчкән.
Кадерле әти – әнине
Хөрмәтләргә кирәк икән.
Әйбәт, яратуны һәр бала
Гел тоеп үссә.
Сөю артык булмый,
Күңелсез хәл – җитешмәсә.
Безнең туган илебез
Гаилә дәүләтләреннән тора.
Бәләкәй генә булсалар да,
Алар илне ныгыта.
Акыллы гаиләләр Ватанга
Ышанычлы терәк булсалар,
Бөек Россия белән горурланырбыз,
Әйдәгез, тырышыйк, дуслар!