Бизнес авылча. Рус-татарча - страница 2

Шрифт
Интервал


Керми башка: урын юк!

Менә нинди хайван ул

Түзеп буламы авылда
Чебен бызылдавына!
Мин түзә алмыйм, эч поша,
Аның «сыз-зылдавына».
Тидереп тә булмый, кусаң
Артыннан: «Сытам!» – диеп.
Яннарыңнан очып китә,
Суккычым калмый тиеп.
Бөтен бүлмәне әйләнеп,
Чебен куам: «Кая ул?»
Тавышы бар, ә үзе юк,
Менә нинди «хайван» ул!

Бабушка с айфоном

Я мобильников модных
Никогда не пойму:
Кнопок – тыща! В «неволе»
Телефонном живу.
Говорю я Айфону:
«Замолчи, золотой!»
Хоть бы хны телефону.
Нет. Звонит, как живой.
Как живой, предлагает
Делать эдак иль так…
Видно, он полагает:
Всем все ясно и так!
Символов – миллион…
Чтобы их одолеть,
Надо новый «Диплом
об Айфоне» иметь!
Мне ведь лишь позвонить
Кой-кому, кой-куда…
Не могу дозвониться.
…Легче сбегать туда!

Хәзерге балалар

«Институт бетереп туа
Хәзерге балалар!» – дип,
Сөйләнеп йөрделәр зурлар,
Без әле яшь идек бик!
Хәзер чират җитте бугай
Безгә, ачыклык кертеп,
Инде сөйләшергә болай:
«Балалар туа, тотып
Кулларына телефоннар,
Институт бетерелгән!» —
Кызыл диплом туу белән
«Автоматом» бирелгән!

Телефон

«Ник Сәлимә шалтыратмый?» —
Телефонымны карыйм.
Үзем шалтыратам – алмый,
Күрәсең, малын карый.
«Кая киткән бу Марзия:
Алмый бит мобильникне?»
Хәлен белим дидем. Кичә
Капкасы булды бикле.
Кадриябез төгәл белә