Урман тукталышы - страница 2

Шрифт
Интервал


– Бабай, минем сөйләшергә кәефем юк, – диде кыз.

Бабай тагын нәрсәләрдер әйтеп маташты да теге оныклары белән мәш килгән әби янына китеп барды.

Тагын бер үзенчәлекле персонаж бар икән әле. Кулына бер баллон сыра тоткан исерек ир дә, бабай шикелле, сөйләшергә кеше эзләп йөри. Бәреп үтерәсе җан, дип уйлады Илсөяр. Бабайдан яңа гына котылган теге сары чәчле хатынга барып бәйләнде исерек. Тегесенең бабайдан калган ачуы да бетмәгән иде ахыры, аны, үзеннән дә катырак итеп сүгенеп, пыранлатып кына очырып җибәрде: "Мать твою так, сяк…" Ул арада сары чәчле бу хатынга шалтыраттылар, һәм аның тавышы шунда ук йомарланып яткан песинеке кебеккә әйләнде:

– Әйе, кадерлем, менә кайтып барабыз, безнең җиләгебезне дә алып кайтам. Әйе, бик сагындык сине, сагындык…

Гаҗәп, кеше шул арада ничек кәефен үзгәртә ала икән? дип уйлады Илсөяр. Ул бу хатыннан көнләшеп тә куйды. Әнә ничек ярата ул ирен, ничек матур сөйләшә. Ире дә аны яратадыр инде. Ә Илсөярне шулай яраталармы соң? Ә ул яратамы Вовкасын? Юктыр… Аңа андый матур сүзләр әйтмиләр бугай… "Тукта әле, нигә шундый тискәре уйлар белән барам соң? – дип үзен битәрләп алды Илсөяр шунда. – Яратасың бит инде син дә, Илсөяр. Яратмасаң, шушы поездга утырып чыгып китәр идеңмени әллә кайдагы урманнар эчендә хезмәт итеп яткан егетең янына…"

– Чибәркәй, әйдә, бергә сыйланабыз! – кисәк дәшкәннән Илсөяр дерт итеп сискәнеп китте. Теге исерек аның янында басып тора икән. Уйларына чумган Илсөяр, бер атна буе кырынмаган, перегар исләре аңкытып торган ирне күргәч, җирәнеп кенә:

– Бар кит әле моннан! – диде.

– Нигә син шундый нәфрәт белән карыйсың, чибәркәй?

– Чибәркәең өеңдә көтә! – диде Илсөяр.

– Бөтенесе дә шундый җитди! Ә тормыш күңелле ул, рәхәтен белеп яшәсәң! – салмыш ир вагон халкына акыл сатарга кереште. Бераздан хөкүмәтне сүгә башлады. Илсөяр тагы үз уйларына чумды. Күпме авырлыклар кичерде ул шушы егете белән йөрү өчен! Әнисенең көн-төн елаулары, әтисенең мораль укулары, өйдә бикләп тотулар, кирәкле әйберләрен алганда акча бирми тинтерәтүләр… Инде бергә булабыз дигәндә генә Вовкасын армиягә алдылар. Үч иткәндәй, тагын сузылды барысы да. Үзенә психологик басымның тагын дәвам итәчәген аңлап, күпме ялынды аңа Илсөяр: “Минем классташлар барысы да армиядән калды, син дә кал!” Юк, тегесе киресенә катты: “Мине көт, мин ватаныма хезмәт итәргә тиеш!” Әнисе, моны ишеткәч: “Шунда атып үтерсеннәр иде исерек Буфкыңны!” – дип теләде. Бу исерек ирне күргәч, әнисенең шул сүзләре искә төште. Нигә соң әле? Илсөяр, сиздермәскә тырышып кына, хөкүмәтне сүгеп торган иргә карап алды. Охшаганнар икән шул. Аның Вовкасы да шушы ир кебек үк спорт киеменнән йөрергә ярата, ул да шулай ук хөкүмәтне сүгә. Кара, хәтта сыра эчүләренә кадәр охшаш… Хәер, бер як халкын охшаш була дип әйтәләр бит, шуңа шулайдыр да инде… Бу якта шундыйрак кешеләр яши, күрәсең.