Читать Урман тукталышы - Рамис Латыпов

Урман тукталышы

На данной странице вы можете читать онлайн книгу "Урман тукталышы" автора Рамис Латыпов. Общий объем текста составляет эквивалент 25 бумажных страниц. Произведение многоплановое и затрагивает разнообразные темы, однако его жанры наиболее вероятно можно определить как короткие любовные романы, о психологии популярно. Книга была добавлена в библиотеку 21.03.2025, и с этой даты любой желающий может удобно читать ее без регистрации. Наша читалка адаптирована под разные размеры экранов, поэтому текст будет одинаково хорошо смотреться и на маленьком дисплее телефона, и на огромном телевизоре.

Краткое описание

Кыш. Россиядәге бер шәһәргә урман уртасыннан барган электропоезд туктап кала… Башка берни дә булмаган, әмма шушы хәл пассажирларны бөтенләй башка яктан ача. Сөйгәне янына ашыккан кыз да бу вакыйгалар нәтиҗәсендә ничек үзгәргәнен үзе дә сизми кала. Нигә ул шулай түбән тәгәрәү дәрәҗәсенә барып җитә? Китап – кешенең күңел түрендәге үзгәрешләр, кешенең үзен үзе дә белеп бетермәве хакында.

Зима. Электропоезд, следующий через лес к одному из городов России, внезапно останавливается… Ничего особенного не происходит, но это событие полностью меняет взгляд пассажиров на жизнь. Девушка, спешившая к своему возлюбленному, даже не замечает, как меняется сама в результате этих событий. Почему она опускается до такого низкого уровня? Книга – о переменах в душе человека, о том, как человек порой не может понять самого себя.

Книга Урман тукталышы онлайн бесплатно




Тыктык-тык-тык-тык-тык…

Бераз гына тузан эленгән тәрәзә пыяласы артында баганалар, язгы кардан арынып барган урманнар йөгерә. Урманнар беткәннән соң, ниндидер иске станцияләр, ташландык авыллар башлана. Аннары инде агач күмеп китә язган ташландык басулар, аннары тагын урманнар… Әллә нидә бер генә ниндидер яңа корылмалар күренеп кала – кәрәзле телефон каланчасы, иске авылдагы капка төбенә килеп туктаган затлы машина…

Мәскәү пассажирларын Россия шәһәрләренең берсенә алып барган поезд вагоны шул урамдагы пейзаждан аерылмый да кебек – шундый ук иске, төксе һәм бертөрле, дип уйлады Илсөяр. Кешеләр дә тәрәз артындагы кебек: бер-икесенең генә йөзе шат. Барысы да төксе һәм хиссез. Кемнәр шат соң? Планшетына текәлгән егет кенә үзалдына елмаеп куя – комедия карый, күрәсең. Юл буе телефоныннан егете белән сөйләшеп барган кыз да елмаеп-елмаеп ала. Ә үзе берөзлексез егетен орыша: "Син тегене алам дидең дә – алмадың, монда алып барам дидең дә, бармадың. Әнә Настяның егете…” Шулай ризасыз кыяфәт белән егетен сүккәч, аны озаклап тыңлый. Егет мәхәббәт аңлата, гафу үтенә, күрәсең, кыз, тезенә атландырып утырган аягын селкә-селкә бик разый кыяфәт белән тыңлаганда, елмаеп-елмаеп ала.

Вампир, егетенең канын эчеп тәм таба, дип уйлады Илсөяр. Тагын кем шат? Оныклары белән барган әби, балаларының уйнаганнарына карап, кеткелдәп көлеп-көлеп куя. "Сүземне тыңламасагыз, әниегезгә әйтәм", – ди үзе, яратып карап. Вагонның иң түрге очында сөйләшеп кайткан 6 студент шат. Егетләр-кызлар шау-гөр киләләр. Аннары велосипедын читкә сөяп куйган бабай шат. Бабайның сөйләшер кешесе юк, ахыры: әле – бер, әле икенче кешегә килеп сүз ката, сөйләшмәкче була. Әмма шат бабайга төксе кешеләр җавап бирми дә диярлек. Караңгы караш булса да, бабай бирешми, хәтта шигъри юллар белән кәефне күтәрмәкче була. Вагонда рәт буйлап һәркемгә сүз катып бара иде, сары чәчле бер хатынның баласына кәнфит бирмәкче булгач, үзенең дә кәефен боздылар. Теге хатын аны бик ямьсез сүзләр белән орышты. Бу сүгүдән кечерәеп калган бабай үз урынына барып утырды. Әмма бирешмәде, бераздан тагын үз шөгыленә кереште. Илсөяргә дә килеп сүз катты.

– Чибәркәй, син үткән елларны санап барасыңмы тәрәзәдән? Елларны санарга кирәкми, аларның һәрберсе дә синең байлык, синең бәхетең. Әнә, ак каеннарга кара – болар синең ап-ак кышларың…


Читайте также
Столкнувшись с изменой возлюбленного, Ника быстро исчезает из его жизни, так и не рассказав о беременности. Спустя два года судьба снова сводит ее с б...
Умереть или отправиться в спальню Министра? Для Майры жизнь оказывается дороже гордости. Девушка рассчитывает, что угодив мужчине, вскоре сможет позаб...
Трудный период в жизни Ксении, красивой, капризной и эгоистичной девушки, наступает в тот день, когда на нее нападает грабитель. Но трудности состоят...
История отечественной политики в стихах от Царя Гороха до дней сегодняшних. Нравы, интриги, узнаваемые события и трагедии.