Дивизиянең КПсы (командный пункт) артык аерылып тормый торган, артында вак наратлар үскән калкулык өстендә иде. КПга килеп җитү белән мин Утяшевне атлар янында калдырдым да блиндажга төштем. Дивизиянең элемтә начальнигы майор Громовка үзебезнең килүебез турында рапорт бирергә блиндажга керсәм, анда дивизия командиры полковник Бахтизин, артелерия командиры полковник Агафонцев, разведка начальнигы капитан Юмашев нидер тикшереп утыралар. Мин полковник Бахтизин каршына бастым да, хәрбиләрчә честь биреп, майор Громовка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт сорадым. Бүгенгедәй хәтеремдә, Әхтәм Мөсәлимович мине баштан аяк кичерде дә, мыек астыннан гына елмайгандай итеп:
–Обращайтесь! – диде.
Аның бу карашында: “Молодец, шулай кирәк!” – дип, яратып караганын сиздем шикелле. Мин майорга таба борылып, анарга үзебезнең килүебез турында рапорт бирдем. Ул атларны кая куюыбыз турында сорады. Мин куаклар эчендә рядовой Утяшев белән калуын әйттем. Майор миңа КП да булырга кушып китәргә рөхсәт итте. Шул вакыт Әхтәм Мөсәлимович:
–Сержант, дошман даими атып тора. Атларны трашейга куегыз, үзегез дә шунда булыгыз!– дигәч, мин кабатлап честь бирдем дә, китәргә рөхсәт сорадым. Ул янә мыек астыннан гына елмая төшеп:
–Идите! – дигәч, аның карашында ниндидер үз итеп карау булуын сизеп, блиндаждан шатланып, канатланып чыктым.
Безгә биредә берәүдә атлар өчен окоп казып куймаган иде. Наратлар арасында бер снаряд төшкән урынны сайладык та, Утяшев белән кыска саплы көрәкләребезне алдып ике ат төшерлек баз казый башладык. Ике-өч метр зурлыкта, метр ярым тирәнлектә баз казуның никадәр авыр хезмәт булуын биредә язып тормыйм. Кәҗә майларыбыз чыгып, әзер чокырга атларны төшереп ял итәргә утырганчы, таң ата язды. Шул арада дошман артелериясе КП тирәсен берничә мәртәбә тупка тотты. Бәхеткә каршы безгә зыяны тимәде. Арысак та, шунысына шатландык.
…Иртә белән безне артелерия кононадасы тавышы уятты. Безнең артелерия дошманның позицияләрен эшкәртә иде.
Мин КП блиндажы янына йөгердем. Блиндаж янындагы тирән траншейләрдә телефонистлар, разведчиклар, комендант взводы сугышчылары, радистлар, өлкән командирның атьютантлары – барысы да дошман оборонасы ягын күзәтәләр. Кононада тавышы белән бени дә ишетелми. Девизия командиры Әхтәм Мөсәлимович белән артелерия командующие полковник Агафонцев трашей читендә бруствер өстендә күзләренә бинокольләр куеп дошман ягын эшкәртүнең барышын күзәтәләр.