Читать Сугыш хикәяләре - Ахмет Рафиков

Сугыш хикәяләре

На данной странице вы можете читать онлайн книгу "Сугыш хикәяләре" автора Ахмет Рафиков. Общий объем текста составляет эквивалент 150 бумажных страниц. Произведение многоплановое и затрагивает разнообразные темы, однако его жанр наиболее вероятно можно определить как книги о войне. Книга была добавлена в библиотеку 21.03.2025, и с этой даты любой желающий может удобно читать ее без регистрации. Наша читалка адаптирована под разные размеры экранов, поэтому текст будет одинаково хорошо смотреться и на маленьком дисплее телефона, и на огромном телевизоре.

Краткое описание

Автор книги – участник Великой Отечественной Войны, испытавший сам все тяготы и потери. Он прошел дороги войны от Калуги до Берлина в начале телефонистом, потом конным фельдъегерем, а после ранения был назначен командиром штурмовой группы, которая участвовала при штурме Берлина. События, которые пережил сам автор, нашли отражение в его рассказах. Это чувства, переживания и стремления простого солдата, у которого особое место занимает чувство долга, товарищества. Особое место занимает конь, которого автор называет "боевым товарищем". Строки о расставании с конем невозможно читать без слез. На смену потерям и расставаниям приходит долгожданная Победа. Что чувствует и о чем мечтает в это время солдат…

Книга Сугыш хикәяләре онлайн бесплатно



Шерамыжник

(ат яныннан ычкынасы иде)

Калуга җирендә булды бу хәл. 1943 елның язында без Фаянсовая станциясе белән Букань авылы арасында саклау линиясендә тора идек. Миңа, дивизия штабының фелдъегеренә, 1086 полк штабына барырга туры килде. Ул Которь авылында, зур гына өйгә урнашкан иде. Көн ярыйсы гына салкын, җилләп тә торганлыктан, атны йортка керттем. Анда ике чана да бар, төпләрендә бераз печән дә күренә. Атымны бер чанага бәйләдем дә, авызлыгын салдырып ашарга куштым. Безнең үзебездә печән мәсәләсе бик начар иде. Ә биредә, чана төбендә, безнең атларга көне буе да эләкми торган азык ята. Шуны күргәч ашыкмаска, атны бераз ял иттерергә булдым. «Ашасын әле хайван» – диеп уйланып өйгә кердем.

Өй эче үзара дөнъя хәлләрен сөйлeшеп, тәмәке тартып, бәхәсләшеп утыручы берничә офицер hәм өстәл янында эшләп утыручы писарьләр белeн тулы диярлек. Мин, балта элeрлек, зәп- зәңгәр төтен эчендә утыручыларга күз йөретеп чыктым да, бер читтәрәк скәмия өстендә утырган өлкән лейтенантны күреп, аңа мөрәҗәгатъ иттем. Аннан соң алып килгән пакетларымны старшинага тапшырдым.

– Капитан Ферин ничек анда, күңелсез түгелме аның белән? – диде өлкән лейтенант, миңа карап. (капитан Ферин безнең батальон командиры)– Өлкән лейтенант Бизманнан сәлам тапшыр! Мине белә ул, без аның белән бергә укыган идек.

– Ярый, иптәш өлкән лейтенант, сәләмегезне тапшырырмын, – дидем мин, үзем җылырак булыр диеп мич янына барып терәлдем.

– Менә шунда утырып тор, улым, – диеп, илле яшләр тирeсендәге хуҗабикә миңа бер иске тапчан китереп куйды да,үзе кече якка чыгып ките.

Ике арада ишек ачык иде. Шулвакыт хуҗабикә янына ниндидер чит кеше керде дә, аның белән әкерен генә сөйләшкәннән соң, чыгып китте.

– Кем иде ул, апа? – диде өлкән лейтенант, – нинди кеше, нишләп йөри?

– Әй лә, шерамыжник ул! – диеп селтәде хатын кулын безнең якка карап.

– Шерамыжник? Кем соң ул? – диде икенче офицер.

Хуҗабикә сорауны ишетмәдеме, әллә игътибар итмәдеме, җавап бирмичә мич артына кереп китте. Без дә аптырашып бер – беребезгә караштык. Шунда, өстәл янында утыручы сержант:

– Ул сүзнең йөз утыз еллык тарихы бар, – дип куйды. Без барыбыз да анарга карадык.

– 1812 нче елдагы ватан сугышы вакытында туган ул сүз. Француз гаскәрләренә Мәскәүдән чигенгәндә, үзләре талап, бөлдереп берергән авыллар аша чигенергә туры килгән. Ачлыкка тилмергән Наполеон солдатлары кергән бер йортка икмәк сорап: «Шер-ами» (Милый друг) – диеп мөрәҗәгать итә торган булалар. Шуннан халык аларны «Шерамыжниклар» – дип атый башлаганнар. Шул еллардан бирле хәер сорашучыларны «Шерамыжниклар» диеп йөретә башлаганнар.


Читайте также
Книга "Ислам: Разоблачение мифов и заблуждений" направлена на опровержение самых распространённых мифов и ложных стереотипов об исламе. Автор, Усман и...
Максим – обычный офисный работник, чья жизнь меняется в один момент, когда он приобретает PiD – революционную нейроигровую систему. Она не просто созд...
Это сказка о юном царевиче, которому пришла пора жениться. Но не так-то просто найти ту единственную, от присутствия которой загорается сердце. Может...
Вторая часть романа "Метод Даниша" знакомит нас с историей Мефодия, которую удалось восстановить Всеволоду. Также мы узнаем, чем закончилась запутанна...