Сугыш хикәяләре - страница 18

Шрифт
Интервал


–Курыкмадыңмы?

–Курыксам нишлим, фашисттан Зинаны күрәләтә мәсхәрләтимме? – диде кыз, түбән карап.

–Анысы шулай, дөрес эшләгәнсең, – диде старшина, кызны баштан аяк күздән кичереп, – аннары ни эшләттегез соң, ул фашистны аттыгызмы?

–Юк, абый, атарга ярамый иде. Аткан тавышка башка немецләр килеп чыкса? Аннан мин әле бер дә атканым юк иде. Авызын томалап бәйләдек тә, урман эченә алып киттек. Аннары партизаннарга тапшырдык.

–Батыр кыз икәнсең бит син! – дидем мин, шул унҗиде яшлек ябык кызга сокланып карап, – кораллы фашистны күреп каушап калмагансың. Партизаннарга тел тотып биргәнсең.

Кыз безнең мактау сүзләребезгә әллә ни ихтибар итмәде шикелле. Ул әле һаман фашистлар окупациясе елларында кичергән авыр көннәрен хәтереннән кичереп, башын түбән иеберәк басып тора иде.

Фашистлар авылыгыздан күп кешене куып алып киттеме соң?

Старшинаның бу соравы кызны яңадан элекке хәленә кайтарды.

–Юк, күп түгел, – диде ул башын күтәрә төшеп, – бик күбесе качып кала алдылар. Терлекләрне генә бик күп харәп иттеләр, явызлар.

Кызның күзләрендә нәфрәт очкыннары ялтырап китте.

–Алып китә алмаган терлекләрне, чигенгәндә, авыл буенча йортларга кереп, кырга, урманга куганнарны анда барып, атып йөрделәр. Әле, ярый, авылыбызны яндырмадылар. Әллә сез куганга өлгерә алмадылар? Бездән узгач, авылларны да яндырып киттеләр. Узган төнне, әнә, бу якта, – кыз көнбатыш якка кулын сузып, – өч авыл өстендә төне буе кара төтен күтәрелеп, бөтен күк йөзе алланып торды.

Кыз сөйләвеннән туктап, үзләренең лапаслары ягына күз төшереп алды да, көрсенеп куйганнан соң, дәвам итте:

–Килгән көнне үк автоматтан атып, ай да вай килеп, йорт саен “млеко”, “яйка” сорап өнебезне алдылар. Тавык, каз куып йөрделәр. Тавыкларыбыз да, казларыбыз да бар иде. Берсе дә калмады.

Кыз сөйләгәнне тыңлап утыра торгач, сәгатькә якын вакыт үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Старшина сәгатенә карап алды да:

–Әхмәт, тамак ялгап алыйк та, атларга солы бирербез, – дип биштәренә сузылган иде, кыз:

–Ой, абыйлар, гафу итегез, зарлана торгач, онытып та җибәргәнмен! – дип почмак якка кереп китте.

–Без биштәрләрдән кипкән икмәк, консерва банкалары алган арада ул кувшин белән сөт алып чыгып өстәлгә куйды, яңадан кереп таш савытлар һәм агач кашыклар алып килде.

–Юынасызмы, абыйлар? – дип, безне почмакка алып кереп, үзе су салып торып, юындырды. Без өстәл янына утыргач, почмактан чуен күтәреп чыгып, өстендәге табасын алган иде, өйгә сөттә кызарып пешкән тәмле бәрәңге исе таралды.