Сугыш хикәяләре - страница 26

Шрифт
Интервал


–Ашыгыгыз, егетләр! Ун минуттан барда җыелган булсын. Старшина, яхшы карагыз, бер әйбер дә калмасын! Мин хәзер китәм. – диде дә, кайдадыр китеп барды.

Без землянкага йөгереп кергән уңайга вак-төяк: көзге, сабын, бритва кебек әйберләрне кыр сумкасына тутырдык. Сөлге, кибәргә элгән аяк чылгавычларын, бияләй, оекбашларны, киштәдәге кружканы әйбер капчыгына төяп, аның бөрмәле авызын ныгытып куйдым. Аннары сәкедәге салам өстенә җәйгән плащь-палатканы, киптерү өчен элгән бризент чиләк һәм ат япмаларын алып чанага чыгардым. Атлар азбарындагы кыргыч һәм щёткаларымны алып кердем. Атым булмасада алдагы көндә кирәгер диеп өметләнә идем әле.

–Әйберләрегезне җыеп бетерсәгез мичне сүтә башлагыз! – диде старшина.

–Мичнең нәрсәсен сүтәсең? Плитәсен генә алырга.

– Тимер капкачын, трубасын, өстәге чиләген калдырмакчы буласыңмы? Яңы урында аларны кайда эзләрсең? Кайда барасы билгеле түгел бит әле. Барысын да алабыз. Утищев, син тәрәзә рамнарын алып урнаштыр, ватылырлык булмасын. Ә син, Рафиков, Вислогузов белән ишекне алып чыгыгыз! – диеп Дружинин туктап калды да землянка уртасындагы өстәл тактасын казыкларыннан каера башлап, – су мичкәсен, көрәк, сәнәкләрне, балта, киркаларны, пычакны оныта күрмәгез! – диде.

Без Павел Ильич белән землянка ишеген, Павлов су мичкәсен, Утишев тәрәзәләрне, старшина өстәл тактасын, Подымов балта көрәк пычкы, киркаларны чанага чыгардык. Климушкин зарлана-зарлана аларны чанага урнаштыра, кайсыларын ПСД чанасына куярга сорый иде.

Землянкадагы әйберләр чыгып беткәч, атлар абзарындагы азыкларны, фуражларны урнаштырдык. Землянканың эче-тышы туздырып ташлаган кырмыска оясы кебек мыж килеп тора башлады.

Ун минут эчендә бөтенесе җыелды, сүтеләсе сүтелде. Алынасы алынып, чанага урнашып беттеләр. Аннары кереп карабиннарны, кылычларны, кыр сумкаларын тактык та, Павлов белән Утишев кораллар стендын, старшина гильзадан ясаган коптильканы тотып чыга башладылар.

–Керосин савытын алырга калган, – диде Дружинин

Кемдер шуны алырга китте, мин ылаучы Климушкин янына булышырга ашыктым. Чанадагы әйберләрне бер кадәр җайлап урнаштыргач эш бетте. “Кузгалырга!”– дигән команда көтә башладык.

Ул арада иптәшләр атларын иярләп атланып чыктылар.

Жыенып беткәч ПСД тирәсе тынычланып калды. Кичке тынлыкта урман эченең кайнап торганы әллә кайдан ишетелеп тора. Тегендә-монда: “Җыенып беттегезме?”, “Тизерәк!” дигән тавышлар, атлар пошкырганы, агач-ботакларның шартлап сынулары, чана шыгырдаган тавышлар, барысы бергә кушылып урман эченең кайнап торганын күз алдына китерәләр.