Уйлар безне аптыратып куя,
Дөнья кай җирләргә ташлаган.
Күпме эшләр, күпме сүзләр кала,
Хыялларың, чынга ашмаган.
Туган җирдә, аннан еракларда,
Күпме янган сөю учагы.
Күпме йокланмаган төннәр кала,
Сөйгәнәрнең җылы кочагы.
Онытылган бурычларың кала,
Кайчан бирүеңне кем белә.
Кылынмаган саваплы эш кала,
Кем кайсына, кайчан өлгерә.
Күршеләрең, сиңа сизелмичә,
Туган кебек сиңа, якыннар.
Ризыклар кала табыннарда,
Татылмаган белән татылган.
Баралмаган кала урыннарың,
Таныш булмый калган юлларың.
Үтә алсак, ярый акыл белән,
Сиңа тиеш, язган булганын.
Орлыкларың кала, шыталмыйча,
Бик соңарып бәлки чәчкәнгә.
Атлаган да, ишетмәгән кебек,
– «Ашыгыгыз», диеп дәшкәндә.
Бакчаларың кала утыртылган…
Ел да алар, җимеш бирерләр.
Белмим кемнәр җимеш барын белеп,
Татып карар өчен килерләр.
Сүзләр кала, бары үкенечсез,
Әйтә алып, яза алганы.
Кала барлык булган хыялларың,