Шигырьләр җыентыгы - страница 13

Шрифт
Интервал


Караваннар килгән товар белән,
Дөяләргә төяп ерактан.
Галимнәре, шәгыйрьләре булган,
Һөнәрчеләр, «Болгар тарихы»
Җимерелгән, халкы кол ителгән,
Күптән юктарылган – барысы.
Хуҗалар тавыннан карап торам:
Җәелеп яткан яңа Биләргә…
Ни аяныч!
Сакланмаган кала,
Җитә алмаган безнең көннәргә.
… Ятлар килеп хуҗа булган әнә,
Бабам нигез салган җирләргә.
Йөрәк әрнеп уйларыма батам,
(Очына чыгарлык түгелдә…)
Калалар бар, ничә гасырдан соң,
Исән торалар бүген дә.
2000

«Авылым, сагышым…»

Авылым, сагышым,
Син минем мәркәзем
Таулар аша мине күрәсең күк,
Арыш басуыннан карыйсың.
Басу читләрендә зәңгәр чәчәк,
Елга буйларыңда кавырсын.
Сине сагнып ничә еллар үтте,
Ничә язлар үтте, кыш чыктым.
Яшел чирәмеңдә аунап үскән,
Үсмер чакларымны онытмыйм.
Урам өстендәге тупылларың,
Күңелемдә әлдә шаулыйлар.
Авыл каршындагы каенлыкта,
Сандугачлар чут-чут сайрыйлар.
Чирмешәнең әлдә күңелемдә,
Ярларыннан тулып тора күк.
Тәре сазы, Латра болынында,
Әледәме шулай печән күп?
Чирмешәнең ике як ярында,
Сөйләшәләр бөдрә талларың.
Еллар аша күренә кебек миңа,
Киләчәгең, якты таңнарың.
Тук башаклы арыш бодайларың,
Болындагы колын-тайларың.
Авылым,
Язмыш мине синнән алып китте,
Күңелем түрендә бит син һаман,
Синең хакта матур сүзләр эзлим,
Гәзит битендәге юллардан.
Май, 1998

Ятим калган өебез каршында

Ничә кайттым инде авылыма,
Һаман шулай тып-тын бу урам.
Әнкәйләрсез калган өй каршында,
Басамын да уйланып торам.
Күккә карыйм, күкләр аяз, зәңгәр,
Тупыллар да кичке эңгердә.
Икәүләшеп йөгереп чыгарсыз да,
Керербез күк өчәүләп өйгә.
Әнкәй йөгереп каршы чыга иде,
(Мин кайтканга чиксез шатланып).
Туып үскән бу кадерле йортта,
Сансыз хатирәләр саклана.
Кичләрен дә авылым шундый ямле,
Җилләре дә шундый ягымлы.
Ятим өйгә карап уйга калам,
Сагынып та үсмер чагымны.
Ятим калган йортта үле тынлык,
Тик шулай да нидер сөйкемле.
Бер куаныч – балкып кояш карый,
Күңеле булсын дигән шикелле.

«Поезд чаба…»

Поезд чаба…
Казаныма кайту,
Ак каеннар озатып калалар.
Сагындыра сирәк кайткангадыр,
Ераграк шул, ерак аралар.
Поезд чаба,
Ә күңелдә шатлык,
«Тагын кайтамын бит Казанга!»
Язмышыма үпкәм дә бар кебек,
Шатланам да кайта алганга.
Казан, Казан!
Чиләбе түгел шул,
Магнит кебек тарта ерактан.
Шулай инде, кемнең туйганы бар,
Җандай якын туган төбәктән.
Туган җирдән мин еракта яшим,
Зарланырлык түгел тормыш та.
Тик нигәдер, күңелдә үпкә бар,
Безне читкә илткән язмышка.