Әтием утырткан тирәкләр…
Китмә! – дип яфраклар шаулыйлар.
Мин үзем үстергән талларда:
Китмә! – дип былбыллар сайрыйлар.
Соңгы кат әйләнәм бакчаны,
Баланнар, карлыган, чияләр…
Китмә! – ди, китмә! – ди баланнар,
Китмә! – ди, китмә! – ди чияләр.
Болында җиләкләр чакыра,
Китмә! – дип челтери чишмәләр.
Китмә! – ди, әтидән калган өй,
Ялгызы калганга моңлана.
Күңелдә тик бер уй тирбәлә:
Түз инде, әрнемә, җылама…
Туган йорт калсаң да еракта,
Күңелдә булырсың, күңелдә!
Төшләргә кергәләп торырсың,
Сагындырып шулай гомергә.
Рәнҗемә, туган йорт, улыңа,
Хакың бар, үпкәлә заманга.
Елына бер кайтып күрергә,
Юллары әйләнде яманга.
Июлъ, 1985