Авыл киче, эңгер,
Урак өсте.
Гармун тотып чыктым урамга.
Бармакларым тальян телләрендә,
Күңел курка тынлык бозарга.
Бөтен авыл яшеллеккә чумган,
Һәр йорт каршы чия, алмагач.
Агачларга кунып иртәләрен,
Бакчаларда сайрый сандугач.
Бакчаларда тәмле алма исе
Тирә якка хуш ис таралган.
Алма исе, алма кебек матур,
Сылу кызлар килә урамнан.
Чү… Кемдер җырлый?
Кызлар бит бу.
Кыркапкага таба киләләр.
Тальянымны тартып каршы алдым,
Кызларга ни шатлык,
Көләләр…
– Кайда болай?! – димен, мин аларга
– Ындыр табагына!
– Чакырабыз! – диләр сине дә
– Әйдә!? – диләр, – киттек бергә,
Ындыр табагына, төнгегә!
– Уйна! – диләр, гармуныңны тартып,
– Безнең кайдалыкны белсеннәр!
Тальян тавышына,
Белми калган яшьләр,
Ындыр табагына килсеннәр.
Гармун тартам,
Кичке тында ерак тарала.
Әйдә, ишетсеннәр!
Тальяным да,
Мин дә төнге әшкә барам ла.
Киттек шулай…
Ындыр табагында,
Төне буе хезмәт кайнады
Таңга кадәр ындыр гүләп торды.
Чистартмаган ашлык калмады.
Яктырганда тагын җырлап кайттык,
Кыз-егетләр, гармун уйнатып.
Көтү китә, торыгыз! – дигәндәй,
Бөтен авыл халкын уятып.