Тагын җырлыйм тургайлар турында,
Әллә тургай җене кагылган.
Сары чәчәк баскан пар кырында,
Бармы икән,
Тургай җырын миндәй сагынган.
Зәңгәр күктә акчарлаклар оча,
Тияр-тимәс ак болытларга.
Чиксез иркен анда, чиксез бушлык,
Теләгәнчe кыелып очарга.
Күкне каплап болыт йөзә,
Текә ярга дулкын кага.
Күктә янган йолдызлардан
Серлерәк ни бар дөньяда?
Яшенле болытлар килә,
Җилли, җилли үкереп.
Ялкынлы аргамак булып,
Өcкә сикерер кебек.
Сиреньнәр чәчәк атканда
Кояш нурланып уйный.
Чәчәк өзеп иснәмичә?
Яныннан китеп булмый.
Менә шагыйрьның туган ягы турында хәтирәләр:
Чишмәләргә, суларга бай
Чирмешән үзәннәре,
Чирмешән буенда үсә,
Кызларның гүзәлләре.
Атлар саклаган болыннар
Мине танырлар микән?
Болыннарым, баланнарым
Каршы алырлар микән?
Шул вакытта туган як шагырь өчен туган телдән, милләттән, татарлыктан аерылгысыз:
Туган илем минем Татарстан,
Тоеп үстем синең кадерне.
Мине татар иткән татар телем,
Туган илем җандай кадерле.
Яки:
Нәсел очым Кандалыйдан килгән,
Туган җире Габделҗаббарның.
Атаманам татар милләтеннән,
Мин дә чәчрәп торган татармын.
Гомумән, шагыйрьнең бәясе, авторитеты аның күп кырлыгы, тематикасының байлыгы аркылы билгеләнә. Әхмәт Рафиков күп кырлы шагыйрь, аның шигриятендә тетрәндергеч трагедияле дә, елмайдырырлык кызык шигырьләр дә байтак.
Мәсәлән, аның сатирасыннан бер мисал – сәяси убырлар образы:
Элек түрә иде обком, партком,
Хәзер дә бар андый түрәләр:
Кызыл кабыкларын салдылар да,
Чиркәүләрдә тәре үбәләр.
Ләкин Әхмәт ага шигырьләренең укучыга иң нык тәэсир итә торганнары – сугыш шигърияте. Монда автор сугыш турында ишетеп белгән яки хәтта күреп белгән түгел, ә хәрби хәрәкәттә үзе катнашкан, кан түккән, күп тапкыр тормышы кыл өстендә калган, ләкин үлемне җиңеп чыгарга көч таба алган кеше.
Брян урманнары гел баткаклык,
Кошлар гына очып үтәрлек.
Ә без үттек.
Үттек агач түшәп,
Машиналар, туплар үткәрдек.
Бу шигырьләрдә сугыш чынбарлыгының иң тетрәндергеч мизгелләре:
Үз тормышың кыл өстендә булган,
Фашист безне утка тотканда.
Ут эченнән читкә сөйрәгәнсең,
Ташлап калдырмыйча дошманга…
– Мә, эч… – дидең,
Бер йотым су бирдең.
– Тагын… – дидем.
Авыр суладың.
Янә өстерәдең ут эченнән.
Мин: «Су…» – дидем.
Син ник еладың?
Яки менә мондый шигырьне үзе шуны кичермәгән кеше яза аламы:
Минскиның Партизан урамы,
Урам тулы гаскәр агыла.
Ат өстендә барам.
Минчанкалар
Аягыма килеп сарыла.