Шигырьләр җыентыгы - страница 4

Шрифт
Интервал


Сугыш эпопеясенең тагын бер мизгеле:

Яу кырында ярсып атлар чапты,
Гөрес-гөрес килеп туплар атты,
Кешнәделәр атлар, ыңгырашты,
Яраланып ауды, сыкрап ятты.

Гөмүмән, Әхмәт Рафиков иҗатында ат образы бик җылы hисләр белeн тәсвирлана. Ат Әхмәт ага өчен якын дус та, союздаш та, көрәштәш тә. Чөнки бу – тормыш тәҗрибәсе, фронтовик – шагыйрь язмышының бер өлеше.

Ат өстендә үттем сугыш юлын,
Һәрчак булды минем юлдашым.
Аз сөртмәдем яраланган атның
Каны белән аккан күз яшен.
Атлар еламый дип кемнәр әйтә?…

Сугыш аркылы үтәргә туры килгән һәр ватандашыбыз кебек үк, Әхмәт абый да гомер буе фронт хатирәләренең эзерлекләвенә чыдап яшәргә мәҗбүр:

Илле ел бит,
Төшләремә кереп,
Фашист белән сугышып уянам.

Шул ук вакытта бөтен каһарманнарыбызга хас горурлык хисе кайнап тора бу шигырьләрдә:

Яшьлегебез утта янды, диеп
Яманламыйм узган гомерне:
Мин – җиңүче, диеп горурланам,
Штурмлап алдым Берлинне!

Әхмәт Рафиковның шигырьләрен укый-укый шундый нәтиҗәгә киләсең: бу аерым шигырьләрдән тупланган җыентык түгел, ә зур бер поэма. Гаять зур, бер гасырны үз эченә алган тормыш турында. Ватан турында. Табышлар һәм югалтулар турында, мәхәббәт һәм яшәү тәме турында.

Ирек Сабиров,
Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы
Язучылар берлекләренең әгъзасы
2004, 2010г

Туган як

Белмим

Миндә нинди кан агадыр,
Мишәр микән, әлләме нугай,
Әллә микән болгар бабамныкы?
Алар да бит бу җирдә торган.
Нәсел башым минем Кандалыйдан,
Туган җире Габделҗаббарның.
Сабырлыгым Чирмешән буеннан,
Моңым-зарым атам, анамнан.
Буыннардан-буыннарга килә,
Татарлыгым минем – зур мирас.
Татар илем булса – халкым булыр.
Халкым булса – тел дә югалмас.
Шәһри Болгар, Суар, Биләрем дә,
Казаным да ерак тарихтан.
Бәхетле дип саныйм мин үземне,
Мин бит зур тарихлы халыктан.
2004

Туган як

Яз килде, сиреннәр чәчәктә,
Талларда былбыллар сайрар чак,
Исемдә, хәтердә, күңелдә,
Онытылмый-онытылмый туган як.
Хәтердә «сабанда сайрашкан»,
Түбәдә тургайлар сайрар чак.
Гел генә үзеңә тартасың,
Туган җир, үскән җир – туган як.
Хәтердә алтындай көзләрең,
Былбыллар көн якка киткән чак.
Мин синнән еракта торсам да,
Син миңа кадерле – туган як.
Хәтердә шул айлы кичләрен,
Урамда гармуннар чыңлар чак,
Бар микән синнән дә кадерле,
Синнән дә якын җир – туган як.
* * *
И гүзәл туган якларның,
Сулары, чишмәләре.
Кече яшьтән якын итте,
Назлады иркәләде.

Авылым

Яшьлек елларын, айлы кичләрен,