Җомга көнне кайттым,
Бүген димәк,
Оныклар да, бар да җыелыр.
Бер күрүең үзе бер гомер ич,
Бергә-бергә күңелле булыр.
Юл җае да туры килде шунда,
Руслан илтеп куйды Чулпанга.
Көне буе ишеп яңгыр яуды,
«Оныклар кайтыр» дип торганда.
Бик сагынып кайттым, күрергә дип,
И, шатланып каршы алдылар.
Күрешү шатлыклары, сөйләшүләр,
Гомерлеккә истә калдылар.
Олы кызым, Ләмига ул минем,
Дүрт бала үстерде тәүфыйкле.
Оныкларны күрермен дигән идем,
Күрәлмәдем шушы шатлыкны.
… Мине катык белән сыйлый кызым,
Йөзе якты кояш шикелле.
«Әти килде диеп шатланадыр»,
Карашлары җылы, сөйкемле.
Кыстый-кыстый сыйлый кызым мине,
Кияү дә кушыла аңарга:
– Чәеңне суытма, балы белән эч, – ди,
Рәхмәт кенә инде аларга.
Алда катык, сыйпарат каймагы,
Әле яңа гына аерткан.
Бура кебек ике сыерлары,
Һич аерылмый катык, каймактан.
Газ керткәннәр. Тормышлары яхшы,
Терлек-туар, кош-корт бар да бар.
Җиләк-җимеш, яшелчә дисеңме,
Гөрләп үсеп тора бакчалар.
Өе җылы, газ-мич янып тора,
Суны өйдән генә алырга.
Ягыйм дисәң ак мунчасы да бар,
Матайлары да бар, чабырга.
Күңелем тулып, бик шат булып киттем,
Үкенмичә сагынып кайтканга.
Ул көн кызым мине озатып калды,
Чистайга ук барып вокзалда.