Ат саклыйбыз
Болын читендәге,
Калкулыкта ятар урын – җир.
Өшеп, калтыранып уяндым да,
Уйга калдым: «Бу соң нинди җир?»
Таң алды икән…
Эңгер-меңгер мәлдә,
Йоклаганда кырлар, болыннар,
Иртәнге томанда сөендереп,
Аваз салып куйды колыннар.
Аннан тыңлык…
Янә бераздан соң,
Ат кешнәгән тавышлар килде.
Күп тә үтми томан арасыннан,
Ал кояш нурлары күренде.
Кемдер аваз салды:
Торыгыз, малайлар!!!
Соңга калганбыз ич, торыгыз!
Кемдер уяналмый…
Берәү сүгенеп куя:
Йөгерегез, тизерәк булыгыз!
Томан. Колыннар, атлар кешнәве,
Ишетелеп куя болында.
Йөгерештек… Атларны тотарга…
Ипи белән йөгән кулымда…