Ә бит Мәйсәрәнең эчендә җаны бар, ул инде бик күптән Мансурны ярата. “Өрлек кебек егет” дип мактыйлар авылда егетләрне. Әмма андыйлар ошамый Мәйсәрәгә. Шулай да шундый-шундый якын Мансур аңа! Җор теллелеге генә ни тора! Аның һәр адымы, һәр хәрәкәте, елмаюы, тавышы – барысы да нәкъ менә аның өчен дип яралган бу дөньяда. Аны беркемгә, беркемгә дә бирергә теләми Мәйсәрә. Егет башканы алса, аның бу дөньяда яшәвенең дә кызыгы калмаячак. Мәйсәрә аны башка хатын-кыз белән урамнан узуын да күз алдына китереп карады – алай булса… юк, ул түзмәс, Мунчала буасына йөгерер, теге вакытта эшли алмый калганны эшләр. Юк-юк, алай булмас! Мансур да аңа битараф түгел бугай…
Әмма ни генә әйтсәң дә, ир заты бит ул! Мәйсәрәнең хисләре турында белми дә йөрүе бар. Әнә Зәйнәп кебек кызлар егетләрнең муеннарына асылынырга торалар. Аулак өйдә берәр чаярак кыз куенына бер кереп чыкса Мансурың, “бу кыз мине ошата бугай” дигәнне дә онытыр. Тот аннары койрыгын!
Мансур белән аңлашса, тагын бер әйбер бар… Әтисенең кулыннан эш килә, шуңа да, бай булмасалар да, алар җитеш тормышлы. Мансур – ярлы. Авылның ярлылары рәтендә йөри алар. Әмма ул ялкау егет түгел бугай, әтисе каршы килмәс дип бик-бик өметләнә Мәйсәрә. Ярлылык гаеп эш түгел бит инде ул, дип күңелен юата да, аннары тагын әллә нинди уйлар керә…
Мәйсәрәне Хәйдәр ошата бугай. Кыз гына аны өнәми, шуңа аның игътибарын бәйләнү итеп кабул итә. Әллә ошата, әллә юк – белмәссең. Хәйдәр, шахтада эшләгәч, гармун алып кайтты, шуның белән масая, һәр кыз белән шаярта, кыланчыклыгы бар. Дөрес, гармунчы егетнең үз артыннан йөрүе ошый да кызга, башка кызларның көнләшүле күзләрен күргәч, горурланып та куя, әмма Хәйдәрнең төртмә теле белән кимсеткәләве җанны телә. Шуңа да, кайсын сайлыйсың дип сорасалар, ул һич икеләнми Мансурны сайлар иде.
Ә аулак өйдә егет белән аңлашырга җай чыгачак.
Аулак өйләрдә сирәк булгалаганы бар Мәйсәрәнең. Кемнең кулында – шуның авызында диләр бит. Кем хуҗа аулак өйнең дә, кем шул хуҗаның дусты, шулар үзләренә кирәкчә боралар да куялар бөтен уеннарны.
Маһинурлардагы аулак өйдә “йолдыз санарга” Мәйсәрә белән Мансур чыгарга тиешләр иде. Йолдыз санарга диюе – егет белән кыз ялгызлары гына ишегалдына чыга. Моның кагыйдәсе шул егет кенә толыбын кия, кыз кими! Кыз теләсә дә, теләмәсә дә, егетнең кочагына керергә тиеш булып чыга.