Мәңгелек аулак өй - страница 4

Шрифт
Интервал


***

Менә шул көн килеп тә җитте. Кояшлы һәм бик салкын иде аның көне дә иртән. “Бүген аулак өй” дигән фикер аны көн буе җылытып торды. Кояш баегач, үзәк өзгеч салкыны гына калды, әмма аулак өйне җылытып, кунаклар кереп тулды.

Мәйсәрәнең горурлыгы йөзенә алсулык булып йөгергән иде. Менә бит! Ул да беркемнән дә ким түгел. Сәкегә тезелешеп кызлар, егетләр утырган. Җиделе лампа яктысы аларның йөзләрендә биешә. Монда чит кешеләр юк, барысы да аңа яхшы мөнәсәбәттәгеләр генә. Дөрес, Хәйдәр белән Мансур килешеп бетмиләр, Хәйдәрне дә чакырмаган булыр иде ул. Әмма нишлисең, гармунчы Хәйдәр килмәсен дип егетләргә җиткерсәң, алар, үзара килешеп, бөтенләй килмәскә мөмкиннәр. Шуңа да, бер кичкә аның төртмә теленә түзәргә дә була. Эт оясында көчле!

Аулак өйдә Мәйсәрәнең ышанычлы дуслары – Хәерниса һәм Галиябану, ике гөл – Гөлбану, Гөлсем бар. Алары инде кызның эч серен белә. “Йолдыз санарга” чыгар өчен уйнаганда ни рәвешчә Мансур белән Мәйсәрәне “җиңелдерергә” икәне турында йөз тапкыр сөйләштеләр.

Хәйдәр генә кәҗәләде. “Йолдыз санарга” уены өчен урын алыш уены кулай дип тавыш чыгарды. Имеш, бөтен аулак өйләрдә шул уенны уйныйлар икән. Хәйләкәр Хәйдәр, гармун үз кулында булгач, үзенә яраклы итеп җиңелдермәкче иде. Ярый әле, алдан сөйләшеп куюы ярады – бөтен кызлар берьюлы – “йөзек салыш”ка уйныйбыз дигәч, биреште тагын.

Мансурны көчләп диярлек Галиябану белән Гөлбану арасына утыртып куйдылар. Печән чабып, урманнан утын ташып үскән кызлар чандыр Мансурны гына түгел, җетерәк Хәйдәрне дә тотып кала алырлык. Егетнең исәбе җиңелү түгел иде бугай – “йөзек кемдә, сикереп чык” дигәч, айгыр кебек ыргылды. Әмма кызлар бөтереп кенә тартып алып, сәкегә утырттылар. Егетләрнең, кызларның көлеп эчләре катты. Мансур уңайсызланды, кызарып чыкты. Аны күргәч, Мәйсәрәгә дә кыен булды, әмма нишлисең – мәхәббәте хакына алай гына корбан ярыйдыр…

Йөзек кулына килеп кергәч, кызның кулын ут кебек яндырды… Аңа сикереп чыккан рәвешле дә итәргә кирәк, әмма кеше сизәрлек тә булмасын… Хәерниса, каушаган кызның беләген кысып тотты… “Җибәрмим” диде ул тавышсыз гына…

– Йөзек кемдә, сикереп чык!

Шулай була бит ул – шул сүзләрне ишеткәч, Мәйсәрә гуя бүтән кешегә әйләндемени. Нәрсә эшләгәнен белештермичә, алга ыргылды. Кызны җибәрмәс өчен беләгеннән кысып тоткан Хәерниса болай ук сикерәсен көтмәгән иде ахырысы, алга йөгенеп китте һәм йөзтүбән егылды, әмма тартып Мәйсәрәне дә екты.