Мәңгелек аулак өй - страница 5

Шрифт
Интервал


– Ычкынды! Җиңде! Мәйсәрә эләкмәде сиңа, Мансур! – дип беренче булып кычкырды Хәйдәр.

Мәйсәрәнең башына кайнар су йөгергән төсле булды, Хәерниса аңа “нишләдең син?” дигән шелтәле караш белән текәлде.

– Ул аны аягыннан екты! – дип кычкырды Галиябану. – Мәйсәрә җиңелде! Ул чыга йолдыз санарга!

– Кая инде!

– Уенны бозасыз! – дип егетләр тавыш чыгарды.

Мәйсәрә берни әйтә алмыйча, янып басып торды. Мәйсәрә аларның нәрсә сөйләшкәннәрен дә ишетмәде, кызларның бик каты тавыш чыгарганнарын гына хәтерли. Хәйдәрдән кала егетләр дә уенны кабул итте – кызлар белән тавышланышасылары килмәде бугай. Кызлар, Хәйдәргә сүз әйтергә дә ирек бирмичә чәпчеп, “Мәйсәрә җиңелде!” дип, аның иңенә шәл яптылар һәм Мансур белән икесен төртеп диярлек урамга куып чыгардылар.

– Озак йөрмәгез, сез чынлап җиңелмәдегез! – дип кычкырып калды Хәйдәр.

Урамдагы котып салкыны бәгырьгә үтеп керде. Кыз куырылып килде.

– Мәйсәрә!

Әү?

– Туңасың бит.

Егет бишмәтен ачты.

– Кер кочакка.

Кыз, аркасы белән борылып, егетнең кочагына керде.

– Йолдызлар күренми бит, – диде ул.

Көн аяз булса да, җил чыккан аркасында, карны бик каты себерә иде. Шуңа йолдызлар бик күренми дә. Кар бөртекләре битләргә кадала. Егет кызның чәчләренә башын төртте. Әмма нидер әйтергә җыенмый иде бугай ул… Хәернисаның “ул оешып сүзен әйтә алмас, үзең башлап әйт!” дигәнен истә тотып, сүз башлады.

– Мансур?

– Әү?

– Синең минем белән чыгасың килмәдеме әллә?

– Нигә алай дисең?

– Шулай тоелды.

– Ничек инде, Мәйсәрә? Мин гел хыялландым синең белән чыгарга!

– Чынлапмы?

– Әйе.

– Син бит шахтага китәсең, диләр.

– Китәм, Мәйсәрә.

– Киткәч, шунда әллә нинди кызларны күрерсең дә, калырсың инде өйләнеп, Ибрай кебек.

– Юк, Мәйсәрә. Мин синең яныңа кайтам! Акча эшләп кайтам да, өйләнәм!

– Ә монда чыкмасак, әйтми кала идеңме бу сүзләреңне?

– Кыз аның кочагыннан чыгып, йөзенә карады. Йөзе бик күренеп бетмәсә дә, күзләренә карыйсы килде аның. Алдамыймы?

– Юк, Мәйсәрә, су юлында күреп булса да, әйтә идем! Кая бир әле кулыңны!

Кыз, барысын да аңлады. Болай гына булыр дип көтмәгән дә иде ул. Егет, кесәсеннән йөзек алып, кызның бармагына кидерде.