Салдат мәхәббәте - страница 2

Шрифт
Интервал



Салдат белән Божа – малайларның иң яраткан атлары. Берсе кып-кызыл, икенчесе ап-ак атлар икесе дә авыл күрке. Алар янында булу борын асты кипмәгән малайлардан алып инде үзен инде егет дип санаган малай-шалайлар өчен зур бәхет. Ә инде су коендыру! Монысы инде күкнең җиденче катына менүгә тиң. Алай гынамы? Бөтен авыл соклана бу ике сөлек кебек атка. Алар урамнан узганда, әбиләргә кадәр соклана:


– Сөбханалла! Булса да булыр икән мал!


Авылдагы һәр ат малай-шалай өчен шатлык чыганагы, әмма болары – үзгә. Тәртә астына кереп басылган түгел болары. Салдат авыл бае Хәйдәр Орел якларыннан алып кайткан ат нәселеннән. Хәйдәрнең ат караучылары ул нәселне карап-саклап кына килгән диләр, хәзер бу нәселне Фәттер бабайлары карап тора. Бөтен тирә якка бер генә ул шундый кызыл ат! Ә Божаны әйтәсе-сөйләсе юк. Авыл аты түгел ул, каладан гына да түгел – әкияттәге кебек ерак җирләрдән, хыялда гына булган ниндидер ерак Карпат тауларынннан кайткан ат Божа.


Божа урман эчендә урнашкан “Кызыл партизан” әртиленә эшкә килгән Җемилә биясенең тае. Җемилә – бик усал кыяфәтле агай. Ул беренче тапкырларда авылга килгәндә, әниләре пәрдәләрне каплый, үзләре шул пәрдә ярыгыннан күзәтә.


– Ябрәй килде! Җемилә килде! Урамга чыкмагыз!


Кап-кара Җемиләнең йөрешенә кадәр үзгә. “Җен килә, Җен!” – дип малайлар бер-берсен куркыта.


Әмма балаларга кызык. Кем соң ябрәй? Нигә ул килгәч, урамга чыгарга ярамый? Нигә ул хатын-кызныкы кебек исемле?


Моны Фәттер бабайлары гына белә. Ул гына Җемиләнең исемен башка төрле итеп әйтә.


– Җемилә түгел ул. Емельян!


Малайлар аның кебек итеп әйтеп карый, барып чыкмый. Җемилә җайлырак.


“Җен”гә балалар аңа бик тиз ияләште. Җемилә агай белән бергә пилорамда эшләгән кешеләр дә аның турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтү дә сәбәп булгандыр. Әртил оештырыр өчен җибәрелгән иде ул авылга. Җемилә кул астында пилорамда такта ярып, аз булса да акча эшли башлау мөмкинлеге барлыкка килгәч, ул авыл агайлары өчен ул бөтенләй “безнең Җемилә”гә әйләнде.


Менә шул Җемилә әртилгә үз аты белән килде. Гади генә түгел – гарәп чабышкысы. Шушы чабышкының үзе кебек үк ап-ак колыны тугач, Җемилә агайлары исем кушуны балаларга йөкләде. Божа суы буенда туганга күрә ап-ак күлмәкле тайга “Божа” исеме куштылар.


Шул ук көннәрдә авыл “егете” дә туды – авылдагы Хәйдәр бай нәселеннән калган бия колынлады. Күз явын алырлык кызыл егеткә “Салдат” диделәр. “Кызыл армия солдаты булам”, – дип хыялланмаган авыл малае юк иде ул заманда…