Читать Салдат мәхәббәте - Рамис Латыпов

Салдат мәхәббәте

На данной странице вы можете читать онлайн книгу "Салдат мәхәббәте" автора Рамис Латыпов. Общий объем текста составляет эквивалент 20 бумажных страниц. Произведение многоплановое и затрагивает разнообразные темы, однако его жанры наиболее вероятно можно определить как исторические любовные романы, книги о войне. Книга была добавлена в библиотеку 24.07.2025, и с этой даты любой желающий может удобно читать ее без регистрации. Наша читалка адаптирована под разные размеры экранов, поэтому текст будет одинаково хорошо смотреться и на маленьком дисплее телефона, и на огромном телевизоре.

Краткое описание

«Салдат мәхәббәте» – хисләргә бай, тирән символикалы повесть. Бу – ике яшь атның мәхәббәте аша сугыш елларындагы татар авылы, үсмерләр дөньясы, үлемсез хыяллар турында бәян. Яшь гарәп биясе Божа белән авыл егете кебек. Салдат арасындагы саф мәхәббәт, сугыш афәтенең аларны да аеруын сурәтли. Җанлы, көчле метафоралар аша автор кешеләрнең дә, атларның да язмышларын бер җепкә үрә. Әсәр кешелеклелек, ирек, тугрылык турында – һәм югалту ачысы аша да мәхәббәтнең ныклыгын күрсәтә. Бу – сугыш корбаннары исемсез калмасын өчен язылган истәлек-хикәя.

Книга Салдат мәхәббәте онлайн бесплатно


Яратканнарга сүз кирәкмени? Алар күз карашы белән генә дә сөйләшә. Батыр егет Салдатка да, сылу кыз Божага да сүзләр кирәкми.


– Әйдә, йөгердек! – ди Салдатның карашы.

– Юу-ук…

– Нигә, сөйгәнем? Әйдә!!!

– Ю-ук. Мин үпкәләдем!

– Нигәәә?

– Ә менә шулай! Куып җитеп кара! – ди дә көязләнеп Божа, юыртып чабып китә.


Салдат аның артыннан йөгерде. Кара син ул наянны!


Атларның өсләрендәге җайдаклар – егет дип әйтерлек булсалар да, малайлар әле. Җилдерәп ат өстендә чабуның рәхәтлегенә чыдый алмыйча, су буен яңгыратып әче тавышлары белән кычкыра:


– Салдат! Әйдә, куып җит!

– Божа! Божа! Син беренче!!!


Атлар, берсен-берсе уздырышка чабып авылның буасына килеп керде – су ерылып, икегә аерылды, тамчылар һавага күтәрелеп, әллә никадәр салават күперләре хасил итте. Судан чабып барып, буаның тирән урынына кадәр килеп керде атлар, аяк тибеп йөзеп тә киттеләр. Мондый рәхәтлектән, атларның ялларына ябышкан малайларның әллә кай җирләреннән тагын да әчерәк авызлар бәреп чыкты. Сөтле чәй кебек җылы суда коену рәхәтлеге атларның да күкрәкләреннән кешнәү авазлары булып бәреп чыкты.


– Миһаһай!!!


“Мин сина яратам!” дигән сүзе иде бу Салдатның. Яратам сүзен шунда да әйтмәгәч, тагын кайда әйтәсең. Сөйгәне дә ялындырмады:


– Мин дә сине яратам!


“Мин дә сине яратам” дигән сүзләрне ишетү гашыйк өчен иң бәхетле күренеш. Сөйгәненең яратканын белсә дә, шушы мизгелне әйтеп бетергесез бер дулкынлану белән көтә. Ә инде “яратам” сүзен ишеткәч, гашыйк Җир шарын кочардай булып алгысына башлый. Ул ярата! Мин яратам!


Салдатның хисләре эченә генә сыярлык түгел, бөтен җиһанга “мин бәхетле” дип кычкырырлык ул. Бу – аның туган ягы. Мондагы һәр йорт, һәр агач, һәр җан иясе – атлар, кешеләр, этләр һәм кош-кортлар – аныкы. Ә хәзер инде менә аның сөйгәне дә бар. Җан иясенә тагын ни кирәк бәхетле булыр өчен?


– Миһаһаһай!


Ат караучы Фәттерахман абыйлары – авыл балалары телендә “Фәттер бабай” – ике сөлек кебек атны егет-малайларга ышанып тапшырды. Малайларның бар да гадел – кем беренче, кем аннан соң икәне җирәбә тотып билгеләнгән. Бер малайны йөздереп чыккач, икенчесенә чират җитә. Калган малайлар чират җиткәнне көтеп тора. Иң рәхәт мизгел – атларны юырттырып буага йөгертеп кереп киткәне. Атларга да күңелле – берсен-берсе уздырып чабалар да. Атның ялына ябышкан килеш су керүдән дә рәхәт нәрсә бар!


Читайте также
Король Ортрун хочет выдать свою дочь, принцессу Корнелию, замуж за Себастьяна, наследника престола Эрдерии, а затем, дождавшись, когда она забеременее...
— Ты мне дорого обошлась,— мужчина откровенным взглядом окидывает, — челюсть разминала?   — Ага, всю...
Самая сильная любовь, любовь-одержимость, любовь-агония бывает лишь раз в жизни. Но что если она сражается в сердце за первенство с любовью к Богу? Ес...
Проследить свой жизненный путь и одновременно заглянуть в историю вплоть до времён викингов. Ответить на вопрос: кто мы, русские, и чем живём? Так про...
Трое деревенских мальчишек отправляются искать нефть, вооружившись старой картой, фантазией и неиссякаемой верой в то, что нефть решит все их проблемы...
Иногда самая страшная трагедия случается не на кладбище, а у собственного порога…После трагической смерти молодой девушки Назгуль вся деревня погружае...
Рәмис Латыйповның «Мәңгелек аулак өй» хикәясе укучыны XVIII гасырдагы борынгы татар авылы мохитенә алып керә. Тышта – кышкы салкын, тар сукмаклардан а...
«Кит… Китмә!» – тормыш, мәхәббәт һәм үлем чигендә барган серле, тетрәндергеч һәм фәлсәфи драматик әсәр. Сәхнәдә – яшьләр, туйга әзерлек, гаилә көткән...
Кыш. Россиядәге бер шәһәргә урман уртасыннан барган электропоезд туктап кала… Башка берни дә булмаган, әмма шушы хәл пассажирларны бөтенләй башка якта...
Он не был святым – он был вором. Но кто дал право закапывать людей заживо?Весна принесла не только паводки, но и месть. Китай, конокрад с тяжёлым прош...
В одном из самых загадочных и суровых районов Бататыстана начинается путь молодого человека к вершинам власти – но цена этой дороги слишком высока. За...
Что, если Смерть – прекрасная девушка, а Любовь – мудрый старик с посохом? И однажды они оба окажутся в твоём доме? В трагикомедии «По ту сторону любв...