Көрәкне алдык дип әйтүе генә җиңел. Алганчы аларны табарга кирәк.
Без әби белән яшибез. Ул – әнинең әнисе. Безнең әни дә бар. Әмма без әнигә караганда әби белән күбрәк яшибез. Әнине бөтенләй күргән юк дисәң дә була. Безнең әни – җырчы. Ул безне әбигә калдыра да, айлар буена китеп югала.
Бу юлы да әни безгә: “Әйбәт торыгыз. Без җылы якларга китәбез. Тәмле әйберләр алып кайтырбыз. Әбиегезгә акча калдырдым. Кирәк әйберләр булса, аннан сорарсыз”, – диде. Бер кочаклап сөйде дә, сары мыеклы баянчысының машинасына утырып, чыгып китте.
Без беләбез – чынлыкта әни әбигә акча калдырмый. Дөресрәге, әби әнигә акча калдырырга рөхсәт бирми. Ристан малайларыңа акча калдырсаң, алып калмыйм дигәнен ишеткәнебез бар.
Безнең әтиебез дә бар. Ул да җырчы. Кайдадыр җырлап йөри. Телевизор караучы малайлар әтиегезне күргән бар дип әйтәләр – концертларда аны күрсәткәлиләр икән. Безгә телевизор карарга рөхсәт юк. "Шайтан тартмасы" карап күзсез каласыз, ди әби. Әти турында әбидән дә, әнидән дә сораган бар.
– Әтиегез еракта, – диләр иде башта.
Аннары бераздан:
– Аңа сез кирәкми. Аның башка кешесе бар, – ди башладылар.
Без сорыйбыз:
– Башта бит сез еракта ул, кайтыр дип әйтә идегез, – дибез.
– Сез ул чакта кечкенә идегез. Хәзер инде сезгә әйтеп була, – диләр.
Авылдагы малайларга уенчыкларны әтиләре сатып ала. Әти булмагач, уенчыкларны әбидән сорыйбыз. Әмма әбидән нәрсә генә сорасаң да, ул бернәрсә дә сатып алмый. Нигә дисәң, акча юк, ди. Ул әле үзе генә сатып алмый түгел, әнигә дә уенчыклар сатып алырга рөхсәт бирми.
– Балаларны бозасың. Аларга уенчык түгел, син кирәк, – ди.
Әни аның сүзен тыңлый.
Безгә көрәкләр кирәк. Безнең ике генә көрәк бар. Берсе – яңа, икенчесе күгәргән, иске. Аларны алсак, әби сизәчәк. Шуңа күрә әби сизмәслек итеп көрәк алып чыгып китә алмыйбыз.
ЗамлАларның лапасларында әллә ничә көрәк бар. Без аңа әйтәбез:
– Көрәкләрне син тап, замлА.
– Каян алыйм?
– Сездә көрәкләр күп.
– Мин көрәк алганны белсә, әти үтерә! – ди замлА.
– Без Нефть тапкач, сиңа яңа көрәкләр сатып алырбыз, – дибез аңа. Ул ризалаша.