Әниләре өйдә булмаганда замлАларга керәбез. Лапасларына кереп актарынабыз. Почмакта сөялеп торган ике көрәкне алабыз. Кием эченә тыгып алып барабыз дип хәл иткәч, кайсы җиргә качып кыскартырга икән дип уйлыйбыз. Лапаста андый урын юк, печәнлеккә менәбез. Чүкеч, кадак суыргыч белән азаплана торгач, көрәктән сапларын тартып чыгарабыз. Хәзер шома сапны кул пычкысы белән кисәргә кирәк. Түгәрәк һәм шома көрәк сабын кисүе бик авыр. Беребез тотып тора, беребез кисә. Көрәк сабы шуып йөри, пычкы эзгә керми. Икебез тотып тора, беребез кисә. Тырыша торгач, пычкы эзгә керә, әмма сикереп, замлАның кулына тия. Ул “а-ай!” дип кычкырып җибәрә, шул ук вакытта, астан куркыныч тавыш ишетелә.
– Нишләп йөрисез анда, малайлар?
Яраланган дию кычкыра диярсең, шундый куркыныч ул тавыш. Без нишләргә дә белми өнсез калабыз. Бөтенебез берьюлы бармакларны иреннәргә китерә: “Т-сс, тавышланмагыз!”
– Малайлар, төшегез!
ЗамлАның әнисе. ЯирәС. Сәрия апа инде.
“Ишетте ул безне”, – дип пышылдый замлА. Без аңа сөйләшмәскә кушабыз.
– Малай актыклары, төям яныгызга менсәм, төшегез хәзер үк!
ЗамлА төшәргә дип кузгала. Без, икебез ике яктан атылып, замлАның авызын кысып, печән өстенә егып салабыз. Безнең кыштырдашканны ишетмәс дип уйлаган идек, ул ишеткән булып чыкты. Печәнлек авызыннан яирәСнең башы күренә:
– Шайтан малайлар! Ут белән уйныйсызмы монда!
ЗамлА, безнең кулдан ычкынып, әнисенә таба китә.
– Юк, әни, без болай гына менгән идек, уйнарга.
– Уйнатырмын мин сиңа менә! – Әнисе замлАның башына ялт-йолт кына сугып ала.
Малай акырып елый да башлый. ЯирәС аны җилкәсеннән тотып җилтерәтә:
– Елап тор менә! Тагын берне өстәргә кирәкме?
Тагын берне өстәргә кирәк түгел замлАга. Ул шып туктый.
Якты лапастан караңгы печәнлеккә менгәнгә замлАның әнисе көрәкләрне күрми. Ул малае белән маташкан арада Пикули көрәкләрне печән астына тыгып куя.
– Нишлисез сез монда? – дип ачуланып сорый яирәС. Чынлап менә яраланган дию инде!
– Без уйныйбыз, – дибез.
– Шырпы сызып уйныйсызмы?
– Юк, без шырпы белән теш кенә казыйбыз, – дибез.
– Кая, кесәгезне карыйм әле, шырпыгыз бардыр. Алайса, әнә, күрше авылда пожар чыгарган малайлар.
– Юк, кесәләрне карама. Без үзебез күрсәтәбез, – дибез һәм кесәләрне әйләндереп күрсәтәбез.
Шырпы күрмәгәч, яирәС тынычлана.
– Әйдә, ятмагыз монда. Төшегез. Уйнарга урын бетмәгән.