– Сержант Асовский, сез фрацуз телен беләсезмени?
– Мин, өлкән лейтенант, җиде тел өйрәнгән идем. Тик аерып алып берсен дә беләм дия алмыйм хәзер, – диде ул, язуын дәвам итеп, – кулланмагач онытыла…
– Алай булгач, аптыраганда сиңа мөрәҗәгать итeргә ярый икән, сержант? Полк командирына тел алып килгән чакларда, ул тәрҗемәче юкка аптырап кала.
– Шулай да мин сезгә Александр Фигнер була алмам, иптәш лейтенант…
– Кем соң ул, Александр Фигнер? – диде арадан кайсыдыр.
– Александр Михайлович Фигнер?!
Старшина: «Шуны да белмисезме?» – дигән шикелле бүлмәдәгеләргә күз йөретеп чыкты. Аннан сөйләп бирде:
– Александр Фигнер, ул халык герое. 1812 елдагы ватан сугышында партизаннар командиры булган. Бик күп телдә сөйләшә белгән. Ә француз, немец, итальян телләрен үз теле кебек яхшы белгән. Напольон армиясе формасына киенеп, иң куркынычлы, җаваплы бурычлар үтәгән. Фрацуз солдатлары, офицерлары арасына кереп, сөйләшеп, бик кыймәтле хәрби мәгълүмәтләр алып кайта торган булган.
Кутузов Мәскәүне французларга калдыргач, Фигнер гади авыл кешесе киеменә киенеп Мәскәүгә үтеп кергән. Тик Кремельгә генә үтә алмаган. Аның исәбе: Кремельгә үтеп, Напольонны юк итү булган.
– Ул заманда халыктан менә нинди геройлар чыкканнар, – диде сержант, – мин андый була алмыйм шул. Йомшак беләм мин немец телен. Дошман оясына керү өчен аның телен yзеннән дә яхшы белергә кирәк.
– Без сездән аның кебек булуны таләп итмибез. Аптыраган вакытта тәрҗемә итeргә булышсаң, шул җитәр.
Шуннан соң офицерлар арасында: «Ни өчен Кутузов Мәскәүне французларга биреп талаткан?»– дигән сорау тирәсендә бәхәс башланды.
– Мин киттeм, иптәш старшина, җибәрәсе пакетларыгыз булса бирегез! – дидем мин өлкән писарьга.
– Хәзергә бер ни дә юк. Якташларга сәлам тапшыр.
Мин карабины алып атым янына чыктым. Миңа ияреп сержант Асовский да чыкты.
– Сугышка кадәр кем идегез, – диде ул, мин ат янына килгәч, – ат белeн эш иткәнегез булдымы?
– Укытучы идем, – дидем мин, аның ни өчен сорашканын аңламыйча, – авылда ат белән эшләп, болынга ат сакларга йөреп үстем.
– Алайса сезгә таныш җанвар икән. Мин, менә, үз гомеремдә ат белән эш иткәнем булмады. Аттан уттан курыккан кебек курка идем. Тик ходай мине шул каhәр суккан хайван белeн сугышта җафалансын дип каргаган, – дип уфтанып куйды Асовский.
– Нигә алай дисәң, сержант, штабта утырасың түгелме соң?