Сагындым. Кайт инде - страница 9

Шрифт
Интервал


Искәндәр әле сөйләшә белми иде. Шуңа күрә аның ниләр сөйләгәнен беркем дә аңламады. Бары тик аның шулай үрсәләнеп, ярсып-ярсып мыңгырлавына гаҗәпләнделәр генә. Ә Искәндәр, бөтен язмышы шушы кешенең китү-китмәвенә генә бәйле булган сыман, һаман-һаман бер үк сүзләрне кабатлады:

– Китмә! Китмә, зинһар… Синең белән шундый кызык булды. Шундый рәхәт булды синең белән. Син шул тиклем кадерлесең, син кирәксең миңа! Китмә инде! Китмә!

Һәм ул ярсып елап җибәрде.

Озак елады. Әнисе кулыннан да төшермичә сәгатьләр буена юатырга маташып йөрде дә, ахыр чиктә баласын кочаклап үзе дә еларга тотынды:«Бер дә болай түгел идең бит. Ниләр булды соң сиңа, балакаем?! Ниләргә шулкадәр үрсәләнәсең?!»

Озакламый ак халатлы апа килеп җитте. Искәндәрнең эчләренә, бил тирәләренә басып карады, ниндидер салкын тимер белән күкрәләренә, аркаларына тиде. Һәм иңнәрен генә сикертеп нидер сөйләде. Аннан соң Искәндәрне капландырып яткырдылар да арт санының сул ягын чеметтерделәр. Искәндәр отыры ныграк еларга тотынды. Һәм бераздан бөтенләй башка дөньяга күчте.

Төшендә ул ТЕГЕ ИРне күрде. Ул ир машинада бара иде. Юк, ул Искәндәрнең елауларын ишетеп, аның янына ашыга иде бугай. Әйе, ул ашыга иде. Нык ашыга иде. Кинәт нәрсәдер коточкыч тертләп куйды. Бөтен дөнья ялкынга уралды. Искәндәр аның кулларын күрде, ниндидер кәгазь кисәген йомарлап тоткан кулларын… Һәм уянып китте. Ул кабат бу дөньяга кайтты.

Һәм үзен иркәләгән ирне көтте.

Ләкин теге ир бүтән әйләнеп килмәде.

Озак көтте аны Искәндәр. Бишегенә ниндидер шәүлә төшү белән йокыларын онытып торып утырды. Тирә-ягына үрелеп-үрелеп, озак-озак каранып торды. Тапмады. Елады. Тагын көтте.

Аның, шул кешене кабат күрер өчен генә бишегеннән төшеп, өй буйлап йөрисе килде. Бишегендә чәбәләнә торгач, бер мәл егылып төште. Еламады. Буяулы идән буйлап тәгәрәргә тотынды. Тик ТЕГЕ ИР өстәл астында да, карават астында да, кәбәртке арасында да юк иде. Ул мең кабат егыла-егыла, карават аягына ябешеп торып басты. Тирә-якка үрелеп-үрелеп озак карап торды. Тик УЛ күренмәде.

Йорт арасындагы эшләрен төгәлләп кергән әнисе, карават аягына тотынып, акырын гына тәпи атлаган малаен күргәч, башта куркып китте, аннан соң куанычыннан нишләргә белмичә, аны кочаклап алды, иркәләде, үчтек-үчтек итеп күккә чөйде. Малайга рәхәт иде. Рәхәт, чиксез зур ләззәт иде бу. Ләкин бу теге ирнең иркәләве кебек түгел иде.