– Ник?!
– Шулай кирәк!
Язучы шулай кирәген белә иде, әлбәттә. Тик аңа үз эше бик тә кызганыч иде. Ул тирән сагыш белән язмаларына күз салды да җую төймәсенә басты. Ничә көннәр буена интегеп эшләгәне секунд эчендә юкка чыкты. Аңа авыр иде.
– Гафу ит, җаным, —диде хатын, барсы өчен дә үзе гаепле сыман, – Гафу ит…
– Ярый.
– Сау бул.
– Исән кайт.
Хатын эшкә китте.
Язучы компьютерга утырды.
Аңа авыр иде.
Әле генә кичергәне җанына хәсрәт өстәсә дә, өметләреңне өзеп бар дөньясына кул селтәрлек бер күренеш булса да, ул бу хакта уйламады.
Ул теге малай турында уйлады.
«Сагындым… Кайт инде… – дип пышылдады ул, үзе дә бер малай кеше сыман, – Сагындым бит, әти… Кайт инде…»
Аның да әтисе кайта алмый иде.
Әтисен ул бик сагына иде.
Аны кайтарырга тели иде.
Һәм…
… аның кайта алмавына сөенә дә иде.
Ишек тукылдаттылар.
Ул бер мәлгә катып калды.
Тагын, бу юлы инде көчлерәк итеп шакыдылар.
Ул торып басты.
Ишеккә юнәлде.
Тынып торды.
«Ачыгыз! Фикер милициясе!»—дигән тавыш ишетелде тыштан. Ул компьютерына карап алды. Ярамаган нәрсә юк иде. Инде юк иде. Кире килеп аяк астында яткан сыра банкасын ачты, комсызланып бер уртлады, түшләренә сибеп алды. Ишеккә юнәлде.
– Ачыгыз! Юкса, ватып керәбез!
– Хәзер.
– Тиз булыгыз!
– Киенәм бит.
Ул ишекне ачты. Көчле ташкын булып өй эченә милиционерлар тулды. Язучыны шундук стенага терәп кулларын күтәртеп куйдылар. Бишәүләр иде. Икесе язучы янында калды, бүтәннәре, пистолетларын әзергә куеп, бүлмәне айкап чыкты. Бер ни дә тапмагач, сүгенеп алдылар.
Язучыны компьютер алдына утыртып куйдылар.
– Нәрсәләр язасың?
– Нәрсәләр язасыз, – дип төзәтте аларны язучы, ачусыз-нисез генә, – Без бит бергә үскән малайлар түгел…
Мондый юньсезлекне аннан көтмәгәннәр иде. Берсе язучының авызына сукты, тик яшь чагында сугыш төрләрен яхшы өйрәнгән, кайнар нокталарда да булгалаган язучы яшь милиционерның бу кызулыгына әзер иде, ул аның кулын җиңел генә читкә борып җибәрде дә коры гына дәвам итте:
– Сезне нәрсәләр кызыксындыра соң?
– Барсы да.
– Рәхим итегез!
Язучы милицияга күрсәтер өчен махсус язылган әсәрләрен ачты. Аны юньләп укучы булмады. Өстән-өстән генә күз йөгертеп чыктылар да язучының җилкәсеннән алып читкә этәрделәр.
– Син рәсми язмаларыңны күрсәтмә. Аларын без беләбез.
– Син безгә әдәби әсәрләреңне күрсәт.
Язучы берничә әдәби әсәрен ачты.
– Боларны бит синең бастырганың юк. Болар бары безгә күрсәтер өчен генә!