* * *
Искәндәр бишектә ята иде. Моңа кадәр йоклаганмы ул, әллә хәтеренең уянган чагы нәкъ шушы вакытка туры килгәнме – бу кадәресен аңлый алмады. Ул кул арбасында да, караватта да түгел, нәкъ менә бишектә ята иде. Бишек өйнең кайчандыр акка буялып хәзер инде аз гына саргая башлаган матчасына эленгән иде. Тәрәзәдән кергән кояш нуры малайның күзләрен чагылдыра, моннан күзеңне йомып та, борылып ятып та котылып булмый, ул ирексездән керфеккә яшь кундыра, үртәлеп еларга мәҗбүр итә иде. Малай инде еларга дип авызын бөрештергән иде бугай.
Ул үзенең моңа кадәр нәрсә эшләп ятканын да хәтерләми, бәлки, йоклагандыр, бәлки… Ләкин ул бер нәрсәне яхшы хәтерли, нәкъ шушы мизгелдә аның өстенә кемнеңдер якты күләгәсе төшеп, кояшның бәйләнчек нурларыннан коткарды, Искәндәр еларга дип бөрелгән иреннәрен дә җыярга онытып, гаҗәпләнүдән түгәрәкләнгән күзләре белән, әлеге хәлгә сәбәпче булган нәрсәне эзләде. Һәм Аны күрде. Чәчләрен бер як читкә кыйгачлап тараган, бөтен булмышы белән елмаеп торган ирне күргәч, ул тынычланып калды, хәтта елмаеп җибәрде. Аның елмаюы теге ирнең күңелен тагы да күтәрде, ахры, ул дәү куллары белән аның гәүдәсен кочаклап алды да:
– Һәй, минем улымны!.. Карале ничек елмаеп каршылый бит!.. – дип, йөзе белән Искәндәрнең күкрәгенә капланды һәм кайнар сулышы белән дә, борын очлары белән дә, маңгаена шуып төшкән чәчләре белән дә малайның күкрәкләрен, муеннарын, битләрен кытыклатып иркәләргә тотынды. Бу мизгелдә Искәндәргә шундый рәхәт иде, аның йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып талпынды, ул үзенең чиксез шатлык белән тулышып шаркылдап көлгәнен ишетте, ул үзенең шулкадәр ягымлы, шулкадәр сөйкемле, шулкадәр яңгыравыклы авазлар чыгара алуы өчен дә сөенде, үзен зур кеше итеп хис итте.
Ир кеше көчле куллары белән бишегеннән кубарып алып югарыга чөйгәндә, аннан да бәхетле кеше юк иде, Искәндәр үзенең әлеге зур кешедән дә биегрәк була алуы белән горурланды, ә түбәнгә, аның учларына төшкәндә, бу горурлык хисе бөтен барлыгын ана сөтедәй җылы да, рәхәт тә, татлы да бер дулкынга күмеп, әйтеп аңлатып булмастай ләззәт бирде. Ир кеше аны күкрәгенә кысып тагын бераз иркәләде дә бишеккә кире куйды һәм елмаеп, бармаклары белән Искәндәрнең борынын кытыклатып алды да, кайдадыр китеп барды.
– Китмә! – дип кычкырды аңа Искәндәр,– Китмә, зинһар, синең белән шундый кызык булды. Шундый рәхәт булды синең белән. Син шул тиклем кадерлесең, син кирәксең миңа! Китмә! Китмә инде!