– Кул куегыз.
Аның тавышы да кырыс, салкын кеше тавышына охшамаган иде. Тәнзилә шушы хатынның кыяфәтенә, йөзенә, хәрәкәтләренә карап кына да монда үзен рәхәтлек көтмәячәген чамалады. Ә тавышы моны тулысынча куәтләде. "Контра" сүзенең нәрсә аңлатканын ул төгәл белми, әмма дошманнарга карата кулланылганын аңлый иде. Ишектән керү белән аны дошман итеп каршыладылар…
Эшләре беткәч, хатын күн курткалы ирне ишек төбенә кадәр озатты да коридорга кычкырды:
– Надя!
Хатын үз урынына барып утыруга ишектә ябык гәүдәле уртача буйлы утыз яшьләр тирәсендәге ханым күренде:
– Әйе, Галина Герасимовна…
"Галина Герасимовна…" – дип кабатлады Тәнзилә эчтән генә. Һәм өстәл башында утырган хатынга тагы бер карап алды да: "Гадина…" – дип өстәде. Хатын моны сизмәде, әлбәттә.
– Менә сиңа тагын бер буржуй мунчаласы, – диде ул Тәнзиләгә ымлап, – Эш итеп куй, иртәгә килергә мөмкиннәр.
Надя аның кулыннан эләктерде дә утыргычтан йолкып алды һәм җилтерәтеп бүлмәдән алып чыгып китте. Коридордан чыккач кулын бераз йомшартты, адымын да акырынайтты. Күп тә үтми кечкенә бер бүлмәгә керделәр. Уртада – аркалы урындык, түрдә – кечкенә өстәл, бер як читтә – зур булмаган шкаф…
– Чишен!
Надя кызны ишек төбендә калдырды да шкафта актарынырга кереште. Тәнзилә җылы киемнәрен салды да күлмәктән генә калды. Бераздан Надя шкафтан ак җәймә алып аның янына килеп басты:
– Утыр әнә шунда.
Кыз утыруга, иңенә җәймә япты да кайчы уйнатырга тотынды. Чәчне алалар… Тәнзиләнең күңелендә ниндидер рәхәтлек тойгысы кабынды. Ул инде шәһәрдән кайткан апаларныкы шикелле матур итеп чәчен кистерергә күптән хыяллана иде. Менә, ниһаять… Бу урын әллә бик начар җир түгел инде? Шулай гына булсын иде. Кызганыч, көзге юк. Ниндирәк прическа ясый икән, күрәсе иде.
Бераздан Надя эшен тәмамлады. Тәнзиләнең башы җиңеләеп калгандай булды, бераз өшегән дә кебек. Шулкадәр калын чәчне юкарткач, өшер дә инде. Күрәсе иде… Һәм ул Надяга карады:
– Надя апа, ә көзге мөмкинме?
Надя пырхылдап көлеп җибәрде һәм кечкенә көзге алып кызның йөзенә китерде.
– Менә…
Я, ходай! Тәнзиләнең башы ялтырап тора иде. Малайларныкы кебек. Авылга кайтса, ахирәтләре ирештерәчәк инде хәзер, "Бетле!" – диячәкләр. Авылда бары тик бетле кызларны гына шулай пеләшкә әйләндерәләр. Ә монда…
– Мин бетле түгел! – кыз көзгене читкә этәрде.
Надя тагын елмайды: