Надя Тәнзилә күреп калсын дигәндәй беркадәр тукталып торды да кызның кулыннан тартты:
– Әйдә… – дип пышылдады ул. Һәм Галина Герасимовнаның бүлмәсеннән чыкканын күреп, җилтерәтеп алып китте. Фотограф бүлмәсенә керткәч:
– Менә, сезгә тагын бер эш, – дип кызны бүлмә уртасында калдырды да чыгып китте.
Фотограф бүлмәсендәге ханым аңа күз йөгертеп чыкты да каралып, пычранып беткән кечкенә келәмгә бастырды, муенына җепкә тагылган табличка элде. Һәм фотога төшерде. Бу бик сүзчән хатын түгел иде. Берничек тә кимсетмәде дә, юатмады да. Уңга, сулга борылырга кушты. Башын күтәрергә. Һәм сүгенеп куйды:
– Пленка беткән, шайтан алгыры, – Һәм кызга борылды, – Мин хәзер киләм. Шунда гына тор. Бер кая да китмә!
"Бер кая да китмә…" Бу сүзне ишетүгә, Тәнзиләнең күңелендә ашкынулы бер хис ялтлап куйды. Китмә… Китәргә кирәк, әлбәттә! Әнә ич, Надя нәрсәләр сөйләде. Ачык ишекле бүлмәдә ялгыз калу – мөмкинлек иде. Ычкынырга кирәк!
Тәнзилә ишеккә ташланды. Аны сак кына ачып коридорга күз салды. Кеше заты күренми иде. Ул коридорга чыгып аяк киемен салды да тавыш-тын чыгармаска тырышып ишеккә юнәлде. Йөрәге дөп-дөп типте, менә-менә кемдер килеп чыгар да аны эләктереп алыр кебек тоелды. Берничә адым гына кала… Шуны уза алсаң, ирек көтә. Артта кинәт ишек ачылып китте. Кыз коты алынып стенага сыланды.
– Надя! – дип кычкырды Галина Герасимовна, ишектән башын тыгып.
"Бу якка карама!" – дип ялварды кыз күңеленнән, һәм кайчандыр дәү әнисеннән ишеткән сүзләрне исенә төшерде, – "Дошман күзләрен сукыр ит…" Карамады. Ул арада коридорның теге очыннан Надя килгәне күренде. Тәнзилә тын алырга куркып стенага сарылып басып торды. Надя әйбәт, әлбәттә. Тик аның да күрмәве яхшырак иде. Хатын Галина Герасимовна бүлмәсенә җиткәч, Тәнзилә ягына бер тын карап торды да кереп югалды. Тәнзилә ишеккә ташланды. Ул арада коридорда тагын аяк тавышы ишетелде. Кыз җиңел сулап куйды. Хәзер ул коридорда йөрүчеләргә күренми иде инде. Тик шундук урамга чыга торган ишек янында утырган абзыйны шәйләп катып калды. Тәне эсселе-суыклы булып китте. Хәзер ул торыр да Тәнзиләне сөйрәп алып китәр кебек тоелды. Ләкин абзый торырга уйламады да. Кыз моңа бераз гаҗәпләнде, әмма сәбәбенә тиз төшенде. Каравылчы абзый гырлый иде. Йоклый. Кыз тиз генә килеп ишекне этеп карады. Ачылмады. Тартты. Юк. Ишек бикле иде. Ул буынсыз булып ишек яңагына сөялде. Бетте! Барсы да бетте… Инде булды, котылдым дигәндә генә…