Киллер - страница 4

Шрифт
Интервал


– Алло!

– Зифа Саматовна! Таң белән борчыганга гафу итегез… Тик сезгә ашыгыч рәвештә хастаханәдә булырга кирәк.

– Ашыгыч операция? Яхшы. Анализлар…

– Бар да әзер. Сез генә кирәк.

Зифа телефонын куйды да юыну бүлмәсенә ашыкты…

2

Юньле хатын-кыз яхшылап юынып, ашыкмый гына чәчләрен киптереп, бизәнеп-төзәнеп, ким дигәндә, үзенә берәр сәгать вакыт сарыф итеп кенә урамга чыга торгандыр. Тик Зифага андый бәхет сирәк эләгә, соңгы вакытта аеруча – иртәләре ашыгыч чакырулардан тора, үзен затлы хатын-кыз итеп тоярга мөмкинлеге юк. Гомүмән, хатын-кыз итеп тоярга… Ул – табип, кичегүне кичерми торган нейрохирургия өлкәсендә эшләүче белгеч. Монда син үзеңне фәкать белгеч итеп кенә тоя аласың. Ашыгыч операцияләрдән башың чыкмый. Пациентның язмышы синең кулыңда була һәм эшең гел уңышлардан гына тормый. Хәтта әйбәт дигән операцияләр дә пациентны тулысынча аякка бастырмый, бары тик үлемнән генә аралап кала…

Юынып, чәчләрен тараган арада кофе кайнап чыкты. Зифа киенә-киенә ашык пошык бер чынаяк чүмерде дә эшенә кузгалды. Хәтта кофе чынаягын чайкатып та тормады. Кемдер үлем белән тарткалашып ятканда аның өендәге тәртип тә, ничек киенүе, нинди кыяфәттә булуы да мөһим түгел иде.

Подъездан йөгереп чыгып машинасына утырды да ашыкмаска тырышып кына йортлар арасыннан үтте һәм зур урамдагы автомобилләр агымына кереп кушылды. Иртә иде әле, шуңа да юл беркадәр иркенрәк, берәр сәгатьтән урам нык кына тыгызланачак, "бөке"ләр хасил булачак. Иң ачысы – кемдер тегендә үлем белән алышканда, аңа ярдәм итә алырдай кешенең "бөке"дә утыруы. Андый хәлләргә дә калганы бар Зифаның, "Ник безнең машиналарга сирена куярга рөхсәт итмиләр икән?!" – дип тә уйлаганы бар. Ә әлегә юл иркен. Ул ашыкты. Кайларда камера торуын чамалый, берничә кат штрафка да эләккәндер инде. Әлегә ансы мөһим түгел иде.

Беркемгә дә үпкәләп булмый. Зифа бу һөнәрне үзе сайлады. Балалар йортыннан чыгып, үзаллы тормышка аяк басканда аның алдында ике генә юл бар сыман тоелды. Яки тикшерүче булып, теге адәм актыгын, Пистолет Тоткан Егетне эзләп табарга, яки әти-әнисе кебек авыр хәлгә калучыларны үлем кочагыннан тартып алырга. Юрфакка керә алмады, ул чакта бу бик популяр факультет иде. Миллион сумнарда ришвәт биреп кенә кереп була торган. Ә медицина… Монда теш врачына гына кеше күп, ә нейрохирургияга үз белемең белән дә керү мөмкин. Зифа шуны сайлады.