Зифа тиз генә шкафтан чыга алмады. Аның бар дөньясы курку белән тулган иде. Күз алдыннан пистолетлы егет китмәде. Ул чыкмагандыр, кайдадыр яшеренеп калгандыр сыман тоелды. Акырын гына шкаф ишеген ачып җибәргәч тә калтыранып утыруында булды – идән буйлап кызыл келәм сыман җәелгән кан тередер, кызны да үзенә суырып алырдыр төсле иде. Әти-әнисенең катып калган йөзләренә дә, стенага чәчрәгән канлы ит кисәкләренә дә карамаска тырышты. Бу өн түгелдер, өндә мондый нәрсә була алмый. Бу бары тик куркыныч төштер. Кычкырырга кирәк. Кычкырырга. Аның тавышын ишетеп әнисе килеп җитәр дә уятыр, назлап юатыр, шушы коточкыч күренешләрдән азат итәр. Тик ул кычкыра алмады. Бөтен тәнен калтырау алды, тамагына төер тыгылды. Ул буыла башлады. Теге пистолетлы кеше беркая да китмәгәндер, хәзер ул Зифаның артыннан килеп бугазыннан алгандыр сыман иде. Кызның бөтен тәне тартышты.
Кинәт кыңгырау шалтырады… Ишектә! Пистолетлы кеше кабат килдеме? Юк, бу ишек кыңгыравы түгел… Бу телефон иде… Өй телефоны шалтырый. Тукта! Шалтырама!.. Бераздан өй телефонына тагын ниндидер тавыш кушылды. Кәрәзле телефон!.. Өйне яңгыратып шалтыраган ике телефон Зифаны чынбарлыкка тартып чыгарды. Ул күзләрен ачты. Идәнгә күз салды. Бернинди кан диңгезе дә, мәңгелеккә тынып калган өч кеше гәүдәсе дә юк иде. Стеналар да чиста. Зифа инде башка дөньяда, башка чынбарлыкта. Ул җиде яшьлек кызчык түгел, ә утыздан узган ханым…
Зифа мендәргә капланып үксеп елап җибәрде. Әле генә күргәне төш иде. Ләкин бу гади төш түгел, ә кайчандыр булган чынбарлык иде, беркайчан да күз алдыннан китмичә, әледән-әле төш булып хәтерендә кабатланып торган чынбарлык. Җиде яшьлек кызны тома ятим калдырып, тамуг газаплары аша узарга хөкем иткән ачы мизгел. Мондый бәхетсезлекне ходай дошманыңа да күрсәтмәсен. Дошманыңа… Юк, күрсәтсен. Дошманыңа күрсәтсен. Аның дошманы Пистолет Тоткан Егет иде – кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле… Ул әле дә Зифаның күз алдында һәм ул аны меңнәр арасыннан таный алырлык дәрәҗәдә иде. Тик ничек кенә эзләмәсен, таба алмады. Башкача очратмады. Очратса, таныячак һәм иң аяусыз үчкә дучар итәчәк иде.
Телефоннар һаман шалтырый. Ник шулкадәр ныкышырга инде?!. Алмыйлар икән, димәк, сөйләшергә теләмиләр. Димәк, кешедә сезнең кайгыгыз юк. Ник шуны да аңлый алмыйлар? Зифаның уйларын ишеткәндәй телефоннар бер-бер артлы тынып калды. Һәм икенче мизгелгә шулай ук бер-бер артлы кабат шалтырарга керештеләр. Алмыйча чара юк иде.