Киллер - страница 5

Шрифт
Интервал


Теге вакытта кыз калтыранып озак утырды. Күпме вакыт узганын хәтерләрлек хәлдә түгел иде. Бары тик әнисе сизелер сизелмәс хәрәкәтләнгән кебек булгач кына һушына килде. Әле генә күз алдында булган вакыйгалар төш тә, саташу да түгел, чынбарлык икән бит. Пистолет Тоткан Егет Зифаның бөтен гаиләсен атып чыгып киткән. Үтергән. Хәзер аның беркеме дә юк. Моны аңлаудан тормышның бөтен нуры сүнеп, дөнья салкын да караңгы да канлы да бер кыяфәткә керсә дә ул ничектер хисләрен тыя алды. Һәм хәлсез адымнар белән ишеккә атлады. Тагын ничектер тартышып куйган әнисе аша атлап узганда сискәндеме, буыннары йомшардымы, ялгышрак басып таеп егылды. Бөтен киеме канга манчылды. Кыз курыкты да, кулларына сылашып шуып торган куе сыекчадан бераз чирканды да. Тиз генә торып басарлык та түгел иде – кан әле кибеп өлгермәгән, куллары да, аяклары да таеп китә. Ул дүртаяклап ишек ягына оңгайлады. Тезләнеп ишек тоткасына ябышып аякларына басты…

Мәйданчыкка чыккач, Пистолет Тоткан Егет юкмы дип бераз колак салып торды да тавыш-тын ишетелмәгәч, күршеләрнең ишеген дөбердәтергә тотынды… Үз-үзен белештермичә дөбердәтте, ачы итеп ярсып кычкырды да бугай… Елады да… Ишектә күрше Зоя апа күренгәнен бераз хәтерли әле… Аннан соң нәрсә булганын белми…

Соңыннан әйттеләр аны. Әнисе әле үлмәгән булган. Вакытында больницага илтеп, ашыгыч операция ясаганда, бәлки, коткарып булыр иде, диделәр. Тик Зифа "бәлки"не ишетмәде, ул әллә никадәр вакыт аңгыраеп утырганы өчен үзен гаепләде. Шкафтан чыгарга куркып, калтыранып тормаса, әнисе исән калыр иде кебек тоелды. Хәзер аңлый инде, әнисенең исән калуы бик тә икеле булган. Хәтта гомере бетмәгән очракта да ул бары тик биологик гомер генә булып, соңгы көннәренә кадәр "яшелчә" рәвешендә узарга мөмкин. Хәзер белә. Ә теге вакытта ул бик нык газапланды. Һәм нейрохирургияне сайлавына да, нигездә, шул сәбәпче булды.

Эшен һәрвакыт намус белән башкарырга тырышты ул, пациентны тулы канлы тормышка кайтару өчен кулыннан килгәннең барсын да эшләде. Операция өстәлендә ятучыларның барсы да кемнеңдер әнисе, әтисе, сеңлесе, улы, я кызы иде бит. Алар Зифа өчен үзенең гаиләсе шикелле үк газиз булып тоелды.

Туктаусыз рәвештә белемен камилләштерде, эшләде, өйрәнде һәм тиз арада коллегалары арасында да, пациентлар тарафыннан да хөрмәт һәм танылу яулады. Бүген ул иң абруйлы белгечләрнең берсе. Иң катлаулы операцияләр ясауга сәләтле булган санаулы белгечләр исәбендә. Эше тынгысыз, әлбәттә, тик ул бик тә җаваплы һәм кирәкле. Дөрес, еш кына стресслар да, депрессияләр дә алып килә. Тик нишлисең… Аның каравы, мәңге җуелмас өчен хәтеренә сеңеп калган канлы хатирәләрне, ачы кайгыны оныттырып тора. Әлбәттә, сабый күңелендә тирән яра булып уелган мизгелләр бөтенләй үк онытылмый инде. Вакыт-вакыт бүгенге шикелле төш булып күз алдында яңара, яраларны актара, тик ансына гына түзәсең. Түзәсең инде… Бүтән чараң юк…