– Минем «Мөртәт» илә «Катилә»м басылдымы әле?
– Юк.
– Нигә юк? Мин ахирәттә булсам да, дөньядан мин китеп, берничә еллардан соң хөрриятләр булган, имеш; анда һәртөрле әсәрләр бастырырга хөкүмәттән рөхсәт булып, яхшы гына наширләр дә мәйданга атылганнар дип ишетәм. Ник минем ул әсәрләрем алай басылмыйлар?..
Заһир әфәнденең тәмам төсе бозылды… Мин: «Аһ, әдәбият бәһарымызның86 иң әүвәлге чәчкәләре! Ник алай кояш төшмәгән җирдә яталар икән?» – дигәндә уянып киттем.
– Димәк, беренче татар романчысының рухы тыныч түгел булып чыга… Телгә алынган әлеге зур күләмле әсәрләр бүгенге көндә нинди золмәт тоткынлыгында ята? Бу романнар, бәлки, югалгандыр да. Кызганыч, аларның язмышы мәгълүм түгел.
Г. Т. Хәерле булсын.
– Мәдәни мирас ядкярләрен җую хәлләре безнең халыкта еш күзәтелә инде. Ничек уйлыйсыз, Заһир Бигиевнең исеме гасырлар дәвамында яшәрме?
Г. Т. Милләт яшәдекчә яшәр, милләт үсдекчә үсәр…
– Татар әдипләрен искә төшерүне дәвам итеп, тагын шуны да сорап каласы килә: сезнең сүзләр белән әйткәндә, Гаяз Исхакый кем ул?
Г. Т. Кем ул бу милләтне күтәргән кеше? Кем ул аңа тел биреп, тавышын яңгыраттырган кеше? Безгә хайван түгеллегебезне күрсәткән кем?.. Дошманнарыбызга кемлегебезне күрсәткән кем? Бу моңлы милләтне шатландырган кем?.. Узган көннәребезне уйлаткан кем? Һәм «Инкыйраз»ны исебезгә төшергән кем?.. Безнең өчен бөтен зәхмәтне үзенә алган кем?
– Минем сорауга сораулар белән генә җавап бирелсә дә, бу үзенчәлекле мәдхиядә Гаяз Исхакыйның кемлеге ап-ачык күренә. Аның атаклы «Инкыйраз»ы да бик урынлы искә алына.
Г. Т. «Инкыйраз» исемле әсәр безгә гыйбрәт сабагы бирде.
– Халкыбыз азатлыгы өчен көрәшкән Гаяз Исхакыйның төрмә-сөргеннәрдә михнәт чигүе, әлбәттә, милли хәрәкәт әйдәманнары арасында югалту буларак та кабул ителгән. Әдипне сез дә бик юксынгансыз бит, аның галәбәле абруена ихтыяҗ барлыгын тойгансыз. Шигъри чакыру да язып каравыгыз мәгълүм. Ничек әле ул?
Г. Т.
Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле!..
Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…
– Ниһаять, Гаяз Исхакый патша амнистиясе буенча иреккә чыккан, әмма аңа Казанга кайтып яшәргә рөхсәт ителмәгән. Сез әдипнең чит илгә китеп баруын, шунда төпләнеп калуын гаепкә алмыйсыздыр бит? Көрәшне дәвам итәр өчен аның башка чарасы калмаган.
Г. Т. Ир кеше… үзен бер генә урынга агач кебек беркетеп куймас.