Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - страница 71

Шрифт
Интервал


һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде. Вә ул шигырьләрнең, бүген бу сәгатьтә үзләрен тотып яндыра вә җәһәннәмгә юнәлтә алмавым сәбәпле, гүя минем өстән кычкырып көлүләре иде.

– Һәрбер каләм әһелендә дә шундый таләпчәнлек булса икән! Үзең дөньяга чыгарган әсәрләрне ничек юкка чыгарырга мөмкин?!

Г. Т. Иң элек 7 ел, тәмам 7 ел мөддәтендә себерү вә пакьләү күрмәгән «такмак булмәсе»н себерергә тотындым. Һу, монда чүп-чар!

– Ваз кичәргә теләгән әсәрләрегез тәгаен нидән гыйбарәт соң?

Г. Т. Әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар… «Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркибләр98, тагы шундый кабахәтләр… Менә шундыйлар минем рухани бүлмәдә 7 ел торганнар. Меңнәр мәртәбә халык күз алдын мәсхәрә итеп, кайсылары бишәр меңнән икешәр кат басылганнар вә, Хода гына белә, күпме укылганнар.

– Ничек шулай килеп чыккан? Үз-үзегезгә сорау биргәнегез бармы?

Г. Т. Соң боларның 7 шәр ел буе бүлмәдә ятуларына ни сәбәп булган? Менә шул чүпләрнең язылуына нинди кабахәт вә кара көч сәбәп булса, шул сәбәп булган.

– Яратмаган әсәрләрегезне себереп түккәндә, берсе дә кызганыч тоелмадымы?

Г. Т. Башыңда гакылың сафайгач, «төш» күрмәгән чакта бүлмәңдә үзең сөймәгән бер генә кешене дә тотасы килми. Кая ул минем «теге шигырьләрем» кеби бөтен бер артельне! Юк, котылдым. Инде мин аларны себердем… Бүлмәмдә «үз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем» генә калдылар.

– Үзегезнең җиз иләктән үтмәгән әлеге шигырьләрне тәнкыйть үзәгенә чыгарырга теләүчеләр күп булдымы?

Г. Т. «Вакыт», «Шура», «Идел» вә башка да бик күп идарәләргә мәкаләләр бирделәр… Әгәр алар мине үз-үземә дә, кешегә дә шул шигырьләр белән тәкъдим итсәләр вә миннән мәлгунанә бер сурәттә шаркылдап көлсәләр, вакыйган, максудларына җитәләр иде. Ләкин миңа эш башында рух биргән идарә мөхәррирләре эш уртасында мине мәсхәрә иттермәделәр. «Теге»ләрнең мәкаләләре дә басылмады.

– Әле генә санап үтелгән газета-журнал редакцияләре, сүз иреген беркадәр кысып, ничек шулай яхшылык күрсәтергә ният иткән?

Г. Т. Мөхәррирләр дә, китапчылар да минем хәзерге «аң»ым вә самокритикам ул шигырьләрдән гали икәнен беләләр иде. Мин үзем дә: «Ләкми чир, авырып та булмый, ичмасам!» сүзләренә бара-бара, рухани бүлмәмне бертөрле тазартырга вакыт эзли идем вә һаман, Алла юл ачар әле, дип өметләнә идем. Менә Алла юл ачты, «бүлмә» себерергә бушадым. Себереп тә чыгардым.