Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - страница 75

Шрифт
Интервал


– Күрәм, бу үзенчәлекле дәреслеккә кертелгән авторлар исемлегендә җитди иҗатлы Нәҗип Думави да бар. Хәтта сезгә кизәнгән Зариф Бәширигә карата да үз тарафыгыздан киң күңеллелек күрсәтергә карар кылгансыз. Әсәрләр нинди принцип буенча сайланды?

Г. Т. Мин анда Нәҗип Думавиның «Сугыш», Бәширинең «Балалар теләге» исемендәге шигырьләрен, үзенә һич тә әһәмият бирмичә, фәкать мәгънәви яклары яхшы булганга күрә генә алдым.

– Бездә кирәкле эшне алдан күреп алу, шуңа көч салу омтылышы җитеп бетми.

Г. Т. Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, яшь балаларымыз кулына шуның чәчәкләреннән ясалган бер чәчәк бәйләме (букет) тоттырмак күптән үк безгә лазем иде… «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабыны тәртип иттем. Монда… әдәбият гөлләреннән берәр-берәр чәчкәләр алынды. Безгә сабый балаларымызның кулында моңарчыга кадәрле булган әрекмән, кычыткан вә балтырганнарны алып, алар урынына шушы китап кеби чәчәк бәйләмнәре бирергә тиештер… Балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен… Бу китап өчен мин үземчә яхшы вә матур дип белгән кыйтга вә шигырьләрне генә сайларга тырыштым.

– Гүзәллек төшенчәсенә басым ясавыгыз, әлбәттә, дәвамлы максатларны күздә тотадыр.

Г. Т. Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф102 булып, анчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр. Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томанланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр.

– Әүвәлгеләр искәрткәнчә, ашаган белми, тураган белә. Шундый биниһая рухи тәгам әзерләр өчен безнең татар әдәбиятында нигъмәтләр җитәрлекме соң?

Г. Т. Әдәбиятымызның иң гүзәл кыйтгаларын гына сайлап яки сайларга тырышып та вә гүзәл булып та балалар рухына килешмәслекләрен калдыра торып та, …шушы «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кеби олуг бер китап мәйданга куярга мөмкин икәнен күргәч, яшь әдәбиятымызның байлыгына вә киңлегенә хәйран иттем вә шатландым.

– Гадәттә, мондый үтә дә җаваплы бурычны башкарган чакта ниндидер сыналган кагыйдәләр буенча эш итәргә кирәк.

Г. Т. Бер чәчәк бәйләмендә кайсы төстәге чәчәкне уртага вә кайсысын читкә кую вә бер альбомда да кайсы рәсемне кайсы биткә сыйдыру бик ул кадәр әһәмиятле булмаганы кебек, бу китапта фәкать ямьсез тәхрират