Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - страница 19

Шрифт
Интервал


Теге иптәшнең «бу камышлыкта аждаһа… җил-давыл күтәрелә» кебек сүзләрен ишеткәч тә, шул коточыргыч сурәт тагы килеп, шулхәтле курыктым, гомеремдә һичбер вакыт ул чаклы курыкканымны белмим: башым гел яман сурәтләр белән генә тулып, хәзер каршыма ун башлы, табактай күзле, тау кебек зур аждаһа килеп чыгар да минуты белән мине йотар шикелле тоя башладым.

Җил-давыл һаман көчәя, тау-таш җимерелгәндәй булып, күк күкрәве һаман арта бара, куәтләнә, яшен һаман ялтырый, күл ачулы дулкыннары белән күккә сикерә, дөньяның каралыгы, караңгылыгы һаман арта бирә иде. Без исә әле һаман да теге шомлы камышны чыгып җиткәнебез юк иде. Мин инде үземне югалта башладым.

Камышка якынайган саен, аның хакында сөйләнгән куркынычлар аякланып каршыма чыгар кебек тоелу көчәя бара, күзем әлҗе-мөлҗе килеп, зиһенем ят, куркыныч бер галәмгә кереп югала тора иде.

Менә артык яман җиренә якынлашабыз, ух… йөрәгем урыныннан чыга… Шул чакта гына минем алдымда бик көчле өермә кузгалды, һәм шул ук сәгатьтә күктән бик калын болыт шул җиргә сузылгандай булды, шул ук минутта колагыма «шши…» иткән бер тавыш ишетелеп, бүрәнәдәй бер нәрсә, камышларны ярып, миңа таба килгән сыман тоелды.

Ни эшләгән, ни булганны белмим… Йөрәгем ярыла, җаным чыга…

Теге бүрәнә кебек нәрсәнең югары таба күтәрелгәндәй һәм шул ыжгыруда, нәкъ халык әйткәнчә, бер әйбер төрле якка тартылып, сугылып торгандай булды. Шуннан соң ни булганын ачык белмим, тик җан ачуым белән:

– Әни… әти… аждаһа бар, аждаһа ята! – дип кычкырып җибәрүемне, соңра күз алдым караңгыланып, башым җиргә тигәнен, дөньяның асты өскә килгәндәй әйләнүен аз гына хәтерлим…

4

Шул хәлдә байтак вакыт кичкән. Мин, исем җыеп, күземне ачу белән, иң элек әнине күрдем: аның күзләре яшьле һәм кызарган, йөзе көлдәй ак һәм тирән бер борчулы иде. Янында тагын берничә кеше бар иде. Шулар эченнән рус төсле бер адәм миңа әллә нәрсә эчертте дә, башларын селки-селки: «Хыялдан нинди бәлаләр туа бит», – диде.

Дөнья әүвәлгечә матур, таулар, кырлар, урманнар элеккечә яшел, сандугачлар һаман өзлексез сайрамакталар иде.

Мин дә озак ятмадым, аякка басып, тагын уйнарга чаптым.

Сөю – сәгадәт[4]

(Карт шагыйрьнең тәэссораты) (Хикәя)

1

Табигать тына. Кызу, тынгысыз һәм шау-шулы көн үтеп, аның артыннан язның соң көннәрендә генә була торган йомшак, рәхәт һәм тын кичә килә. Мин, өебезнең бакчага караган тәрәзәсе аркылы зур күл артына батып барган олуг кояшка карап, хыялга батам.