Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - страница 21

Шрифт
Интервал


иң гали[12] ноктасына, төшлеккә туры текәп, мөтәкәббиранә[13] бара башлый. Үткән һәрбер минут аның урынын югарылата, куәт вә матурлыгын арттыра бара. Ниһаять, ул үзенең күз теккән ноктасына барып ирешә дә, аннан мөтәкәббиранә бер сыйфат белән дөньяга карап, бөтен табигатьне утына, яктысына күмә – яндыра, көйдерә һәм нурландыра. Бу вакыт һәркем, һәрнәрсә бер генә минутка да аны хәтереннән чыгара алмый, аның үзеннән башка һичкемне танымаслык куәт вә кәмале[14] һәркемнән тәсдикъ иттерелә[15].

Ләкин бу хәл мәңге түгел. Ул, ул олуг кояш, ирексез вә теләмәстән түбәнгә таба йөз тота. Ниһаясез югары урыныннан күчеп, куәтен киметә башлый. Үткән һәрбер минут аның бу түбәнәюендә аерым бер хезмәт күрсәтә. Шулай итеп, аның урыны түбәнәя, куәт вә мәгънәсе азая-азая, бетәргә таба бара. Аның төшлегендә куәт вә кибер[16] зур, чыгыш вә батышында матурлык, ләтафәт[17] ниһаясез, ләкин бу матурлык, бу ләтафәтне тәкъдир итүчеләр аз. Шунлыктан аны бата, югала, диләр, һәм ул шулай үткән бер минутта түбәнәя, куәтсезләнә барып, ниһаять, бөтенләй югала – юк була, бетә…

Минем хәятым да, дим, шулай. Мин үзем дә, дим, шулай булдым. Дөньяга аяк баскан көнемнән башлап, акрын, ләкин туктаусыз рәвештә алга һәм югары атлый башладым. Үткән һәрбер минут мине күтәрә, куәтемне, урынымны югары ашыра бара иде. Ниһаять, табигатем булдыра алган кәмаләтнең чигенә, иң югары ноктасына – егетлегемнең соң көненә ирештем дә шуннан үзем ачык сизмичә үк түбән китә, хәяттан еллар буенча алган нәрсәләремне акрынлап бирә, сүтелә башладым. Тау ба- шыннан йомшак ком белән бергә акрын гына ишелеп барган малай кебек, мин дә сизелмәслек, ләкин туктаусыз рәвештә түбәнгә – үлемгә таба агып барам. Әкрен генә бетеренәм, сүтеләм. Узган һәрбер минут мине түбәнгәрәк тарта, аскарак баса. Моңарчы белмәмешкә салынырга тырышсам да, инде булдыра алмыйм, әйтәм: хәзер минем хәятымның кәмаль вә куәте соң ноктасына ирешеп, гомернең кыйммәтле дәвереннән авыша башлаган, төшлегемнән түбәнгә, кара төн эченә таба баерга юл тоткан чагым.

Үтәр еллар. Мин дә, хәят күгеннән югалып, үлемнең караңгы кичәсе артына ба- тармын, югалырмын. Ләкин нинди зур аерма: мин үлем артына мәңгегә, кабаттан хәят күгенә һичбер килмәскә батам. Ә бәхетле кояш алай түгел: ул чыга, күтәрелә, бата, югала, әмма мәңгегә түгел, таңда янә чыкмак, дәхи дә ерак күкнең иң гали ноктасына ирешеп, табигатькә үзенең олуглыгын белдермәк, куәт вә матурлыгы белән адәмне үзеңә табындырмак өчен генә бата. Ул – туктаусыз; бәлки, мәңге дә шулай әйләнер.