Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - страница 2

Шрифт
Интервал


Вәли мулла мәдрәсәсе. Бу мәдрәсәдә кадимлеге, яңалыкка, прогресска каршылыгы белән дан тоткан Вәли дигән кеше мулла булып тора. Шуңа күрә ул «Вәли мулла мәд- рәсәсе» дип йөртелә. Ул 1720 елдан Октябрь инкыйлабына кадәр эшли. Вәли үзе шулай ук кадимлеге белән дан тоткан Кышкар мәдрәсәсен тәмамлый.

Кышкар мәдрәсәсе – элекке Казан губернасындагы иң борынгы дини мәдрәсәләрнең берсе. Хәзер Кышкар авылы Татарстанның Арча районына керә.

«Галия» мәдрәсәсе


«Галия» мәдрәсәсе 1906 елда Уфада ачыла. Башында Зыя Камали торган бу мәдрәсә аз гына вакыт эчендә (1906–1920) алдынгы уку йорты булып таныла. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, монда шәкертләргә укуда, үз-үзләрен тотуда һәм тышкы дөнья белән аралашуда шактый иркенлек бирелә. Әледән-әле музыкаль кичәләр оештырыла, кулъязма газета-журналлар чыгарыла. Европача киенү, озын чәч йөртү, театрларга йөрү рөхсәт ителә.

Мәдрәсәнеңхәзерге күренеше


1906 елда Галимҗан, Уфага килеп, «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге нәкъ шул чорда башлана, «Гыйшык корбаннары», «Татар хатыны ниләр күрми» һ. б. шул вакытта языла.

«Галия» дә өч ел укыганнан соң, Галимҗан мәдрәсәдән китә, берникадәр вакыт казакъ далаларында мөгаллимлек итә. 1909 елда ул университетка керү теләге белән Казан шәһәренә күчеп килә, тик хыялы тормышка ашмый, укырга керә алмый. Егет өзлексез үзлегеннән белемен күтәрә, дөнья әдәбияты классикларын, рус язучыларының әсәрләрен өйрәнә. Әдәби иҗаты тагын да җанланып китә: «Яз башы», «Диңгездә», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Карт ялчы», «Сөю – сәгадәт» кебек хикәяләре басылып чыга. Шул ук чорда публицистик һәм әдәби тәнкыйть эшчәнлеге дә башлана. 1912 елда «Яшь йөрәкләр» исемле беренче романын тәмамлый.

1912 ел ахырында Г. Ибраһимов Казаннан Киевка китә һәм анда җиде айга якын яшәп, ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта укып йөри. Мөселман студентларының яшерен сәяси оешмалары эшенә якыннан катнаша. Әлеге эшләре өчен 1913 ел ахырында кулга алына һәм июнь урталарына хәтле төрмәдә утыра. Шул вакыйгадан соң кая гына барып чыкмасын, ни эшләмәсен – аның һәр адымы күзәтү астында була.

Г. Ибраһимов 1913–1914 елларда Казанда чыга башлаган «Аң» журналында җаваплы сәркатип булып эшли. Аннары янәдән Киев, Одесса һәм Сухуми шәһәрләрендә сәламәтлеген ныгытып кайтканнан соң, 1915–1917 ел- ларда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта. Бу чорда инде ул гыйльми-педагогик хезмәтләр дә («Татар сарыфы», «Татар нәхүе», «Татар имлясы», «Әдәбият дәресләре», «Татар телен ничек укытырга?») яза башлый.