Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - страница 4

Шрифт
Интервал


Авыруының вакыт үткән саен җитди төс ала баруына карамастан, ул әдәби һәм гыйльми иҗат эшен дәвам иттерергә тырыша. Ләкин аңа иҗат планнарын үтәргә насыйп булмый, 1937 елның 29 августында аны, «халык дошманы» булуда гаепләп, Ялтадагы йортында кулга алалар һәм Казан- ның Пләтән төрмәсенә озаталар. Каты җәзалау һәм төрмә шартларында азып, соңгы ноктага җиткән авыруы аркасында ул 1938 елның 21 гыйнварында төрмәдә җан бирә. Җирләнүе Казан шәһәренең Архангель зиратында дип фараз ителә.

* * *

Галимҗан Ибраһимов 1955 елда акланды. Аның якты исеме һәм әсәрләре рухи тормышыбызга яңадан әйләнеп кайтты.


Галимҗан Ибраһимовның Солтанморат авылындагы музей-йорты


Архангель зираты


Гөлсем Мөхәммәдова

Шәҗәрә  агачы[1]

Истәлек Гөлсем Мөхәммәдова

Зур тормыш (Кыскартып бирелә)

Мин 1923 елның җәендә, егерменче яшемдә, Галимҗан Ибраһимов белән таныштым һәм аңа кияүгә чыктым. Бу вакытка кадәр әле мин бик тирәннән уйлана белми торган, уйнап, көлеп, биеп йөргән бер кыз идем. Шулай да минем беркадәр белемем бар иде инде, – рус һәм рус теленә тәрҗемә ителгән чит ил әдәбиятлары белән яхшы ук таныш идем. Татар телендә чыккан әдәби китапларны да кызыксынып укый идем.

Гөлсем Мөхәммәдова (1903–1988) – СССР Язучылар союзы әгъзасы, тәрҗемәче, табибә, биология фәннәре кандидаты, 1923–1933 елларда Галимҗан Ибраһимовның хатыны, аның кайбер әсәрләрен («Татарлар арасында революция хәрәкәтләре», «Кызыл чәчәкләр») рус теленә тәрҗемә итүче.

Гөлсем Мөхәммәдова Ялтада улы Рөстәм белән


Галимҗан, миңа өйләнеп ике-өч ай торганнан соң, Анапага ял итәргә китте. Мин өйдә ялгыз калдым. Миңа иптәшкә Әстерханнан Гайшә апам килеп төште. Беркөн ул миңа:

– Әйдә әле, Гөлсем, бүлмәңне бераз җыештырыйк. Син өйдә мондый эшне яратмый идең, хәзер дә өеңне пөхтәләп җыештырмыйсың икән, – диде.

Ул вакытта без Чернышевский урамындагы 2 нче номерлы Советлар йортында (хәзерге Кремль урамы) 33 нче бүлмәдә тора идек… Без җиң сызганып эшкә керештек. Башта китапларны рәтләп куярга кирәк дигән карарга килдек. Аларның кайберләре берсе эченә икенчесе тыгылып куелган. Китапларны берәм-берәм аерып, тузаннарын сөрттек, күләменә, тышының матурлыгына карап, киштәләргә яңадан тезеп куйдык. Күп китаплар сыймыйча артып калды. Аларын идәнгә өстәл рәвешендә өеп куйдык. Шунда Һади Такташ килеп керде… Китап киштәләренә якын килгәч аптырап калды: