Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - страница 22

Шрифт
Интервал


Әмма мин, әмма без бетәбез дә мәңге кайтмыйбыз, әбәдия[18] үлемнең шул томаны, шул караңгылыгы эчендә югалып, онытылып калабыз…

Уем, шул җиргә җиткәч, үзенең табигый агымын җуя. Рухымны авыр, тын, ләкин бик фәгъгаль[19] бер изтираб[20] ала. Күз алдыма хәзергедән, үткән вә киләчәктән, буталып, кисәкләнеп, чуалчык күренешләр килә. Мин шулар эчендә хыялымны байтак әварә кылып[21] талдыргач, мием авырып, рухым куәтен азайткач, табигый юл буенча, үткән гомернең төрле күренешләре хыялымда гәүдәләнеп күренә башлый. Анда матурлык та, ямьсезлек тә бар.

Үткән хәятымны ачык күз алдыма китерсәм, ике хәл ярылып ята: берсе – ниһаясе булмаган өмет, икенчесе – шул өметнең бертуктаусыз җимерелә, юкка чыга баруы.

Мин хәзер, яшь йөрәкнең өметкә ни дәрәҗәдә бай булганлыгын күреп, шашып калам.

Бигрәк шунысы гаҗәп: шул өметләр атлаган саен кырыла бара, ләкин бетми; яшь рух беткән һәрбер өмет урынына яңадан-яңа һәм һәрберсе ниһаясез матурлык вә нур белән тулган өметләр тудыра тора. Хәзер ачык беләм: аның иң зур хозуры, пәйгамбәре дә шул булган икән. Шул өметләр һәммәсе җилгә корылган. Шуңа күрә үзләре хәят юлында бик күп ялгышлыклар тудырганнар. Гомернең өстеннән кичеп чыккач, артыңа әйләнеп карасаң, барын аңлыйсың: «Ай… ул гомер кабат кайтса, мин шул төшлегемә яңадан менсәм, нинди итеп яшәр идем!» – дисең. Ләкин үкенүдән ни файда?!

Ул киткән, беткән. Кайгыру йөрәк маеңны гына ашый. Алдыңда үлем тора. Син, табигать канунының куәтенә буйсынып, шуның акрын гына килүен вә, бервакыт килеп җитеп, тын вә караңгы үлемгә алып китүен көтеп торырга мәҗбүрсең.

2

Мин – яшьтән үк ямь вә матурлык гашыйкы. Бу – минем бер кимчелегем. Менә әле, уем күз алдыма үлемне китереп бастырганда да, хисем белән үткән гомердә булган күренешләр арасында матурлык эзлим. Аларның каюсы бигрәк ямьле вә каюсы матурлыкка бай булса, хыялым шуңа кадала, шуны зурайта, эшләтә башлый. Үзем дә шуны сагынам.

Ярты ягы сары алтынга манылган зур күлнең артына батып барган кояшка карап уйга чумганым хәлдә, күңелем һәрнәрсәдән элек хәзерге тормышымда ямь вә матурлык азаюына кайгыра. Шул кайгы минем үткән көннәрем эчендә күмелгән матур чакларны, үчеккән кебек, күз алдыма китерә. Үзем дә, шуңа тәмам бирелеп, иске хатирә дәфтәрен актарган адәм кебек, артта калган күренешләрне актара башлыйм!