Ләкин боларның матурлыгы, боларның тәэсире теге кичәләрдәге матурлыкка башка. Боларның матурлыгын беләсең, аңлыйсың; әмма ул вакытларда, ул үз ялкыныңа үзең янып йөргән чакларда, һәрнәрсәнең күрке, матурлыгы рухның әллә кай җирләре белән сизелә – ул заманда һәрнәрсә йөрәкнең туры үзенә, рухның төбенә китә иде.
Шуңа күрә рухым хәзерге тормыш белән канәгатьләнмичә, башымны кая куярга, үземне ни белән юатырга аптыраган чакларымда, мин ирексез үткән гомерне уйлыйм. Анда ләззәт тә, рәхәт тә, ямь дә бар. Анда яшьлек бар. Анда яшьлегемдәге беренче мәхәббәтем бар. Анда минем урта, ләкин зифа буйлы, алсу яңаклы, ялкын вә шигърият балкып торган, гаҗәп күзле фәрештәм бар. Үткәндәгеләрдән күп нәрсә үзенең бөтенлеген, хәятын җуйган. Андагы хәлләрнең кайберсен уйлау белән хәзер рухыма салкынлык йөгерә. Әмма… Әмма бу дәвер, бу минем беренче мәхәббәт дәверем, бу кичәләребез, минем ул фәрештәм… Аһ, болар һәммәсе минем рухымда шун- дый урын алганнар ки, мин һичбер вакытта аларны онытырга, үзем теләсәм дә, моктәдир булмаячакмын. Кайчан гына үткән гомергә, артка борылып карамыйм – болар минем гомер күгемдә ачык кояш кебек ялтырап ята. Аңа бер генә мәртәбә карау да минем рухымны хәзерге карт, тәҗрибәле тормышның тупаслыгыннан, каралыгыннан коткарып, пакь, якты, мөкаддәс һәм мәсгудиятле булган икенче галәмгә алып китә.
Ни дияргә, аларны уйлаудан килгән тәэсирне ничек аңлатырга белмим. Карт күңел ашкынырга уйлый. Тагы шуңа охшаш бер сәгадәт эзли. Ләкин ни генә кылма – һичбер эш аны бирә алмаячак. Мин картаям. Еллар мазыйны күмә, югалта бара. Әмма ул кичәләрне һичнәрсә минем хатирә дөньямнан югалта алмый.
Күземдә яшь. Хыялымда шул кичә үзенең бөтен матурлыгы белән балкып тора.
Ул кичә, ул кичәдә таулар, болыннар уртасыннан аккан киң суның тулган ай белән көмеш төсенә, тапсыз зур көзгегә әйләнгән халәте, шул суны тын гына, акрын гына ярып барган көймә менә хәзер дә күз алдымда. Су түбәненә сак кына агып барган шул көймәдә, тирә-якта булган һәммә нәрсәнең сүзсез, тавышсыз телләре белән тән вә табигатьнең тирән серләре хакында эчтән зикер әйтүләрен[47] хис кылган хәлдә, безнең аның белән икәү генә, икебезнең рухлар бергә кайнаган, йөрәгебездән кайнап чыккан ялкынлы мәхәббәт утыны иреннәребез аркылы туктаусыз юлыктырган халәттә, дөньяны онытып, эчебезне вә тирә-ягыбызны тутырган сәгадәткә чумган минутларыбыз, әле яңа гына булып кичкән кебек, үтә татлы бер хис бирәләр. Шулвакыт, шул тирән тынлыкны ярып, бөтен табигатьне үзенең моңына, сәнгатенә хәйран итеп, бер моңаеп, бер елап, бер ниһаясез югарыга ашкынып килмәктә булган музыка әле дә рухыма үтә, мин аны әле дә ишетәм, ул әле дә елый, әле дә каядыр ашкына кебек тоела.