Бик бәхетле адәмнең бөтен гомерендә тик бер генә мәртәбә килеп кичүе мөмкин булган шул кичә вә шул кичәдәге ниһаясез сәгадәтнең ялкыны белән күтәрелеп, ул минем җәмаль[48] вә голүвияте каршында мең мәртәбә вә мәңге сәҗдә итмәктә булган ул фәрештәм вә ул тәңремнең, эчке ялкынына түзә алмыйча, муеныма сарылып, «Аһ… Риза… Риза… үләм… үләм… бәхет вә сәгадәтемне күтәрә алмаудан, күңелемнең ниһаясез куәт белән ашкынуыннан үләм…» дигән сүзе, Тәңренең илаһи тавышы белән рухыма беректерелгән кебек, әле дә колагыма ишетелә, әле дә сәгадәт бирә.
Гаҗизмен, телем кыска, сүзем аз. Ул дәвер, ул кичәләрнең биргән сәгадәтен әйтергә куәт җитми, телемә ирексез бер сүз килә:
– Аһ, ул көннәр!
Башка ни диим… ни генә дисәм дә аз.
– Аһ, Тәңре, тел бирмәгәнсең, куәт бирмәгәнсең… Мөмкин булып та, шул көннәрнең сәгадәтен, аның бөтен хәятымда тоткан урынын, мәгънәсен аңлата алсам, үземне мәсгуд санар идем.
Гаҗизмен, телем кыска, сүз таба алмыйм. Бөтен рухымнан, кайнап, йөрәгемә килгән хиссият телемнән «Сөюдә генә чын сәгадәт!» рәвешендә ясалып чыга.
Ләкин бу сүзләр вә аларның биргән мәгънәләре минем рухым хис кылганнан бик аз вә әллә кая түбән. Моның түбәнлеген, моның корылыгын үзем үк тоям, ләкин гаҗизмен, сүз таба алмыйм, адәм теле аның хиссиятеннән бик күп тар вә ярлы. Башка тәгъбир булмагач, хисем ташып, телемә ирексез шул килә:
– Сөюдә генә чын сәгадәт!
1
Кояш түбәнәя, күк йөзе ачык, һава саф, бөтен дөньяны кичкә каршы гына була торган бер рәхәт тынлык чолгый.
Җилкәннәрен зур кош канатлары кебек югары күтәреп каерган көймәбез, күгелҗем шома диңгез өстеннән көн батышы ягына таба карап, акрын гына кузгала.
Киттек.
Сау булыгыз! Сау бул, тыныч, куркынычсыз яр!
Без алга киткән саен, артыбыздагы шәһәр, лиман, андагы кораблар, манаралар, ерактан җилбердәп торган аклы-кызыллы байраклар җиргә бата баралар; аларның өстенә чыккан кара-күк томан, без диңгезнең эченәрәк киткән саен, калыная, ярны, андагы карачкылыкларны үзенә йота бара.
Әнә алар инде бөтенләй югалдылар.
Бөтен дөньяда иге-чиге күренмәгән диңгез белән иң җитез хыяллар да чигенә барып чыга алмаячак күктән башка һичнәрсә калмады. Баярак кояш бар иде, ул диңгезгә дә, күккә дә бөек бер бай төсен бирә иде.
Инде ул да диңгез артына батты. Су өсте, кояш баеганда була торган кызыл ут төсеннән кара-сарыга бара торгач, томанлы карага әйләнде.