Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - страница 2

Шрифт
Интервал


Нигә шулай искә төшә микән,
Балачакта булып калганы…
Бураннары бәлки сәбәп кенә,
Үткәннәрне искә алырга…
Бураннарда якын була алган,
Балачаклар, истә калырга…
Ярый әле, тагын кышлар килде,
Бүген тагын – менә буранлады…
Буран инде, бүген башка кебек,
Бала чактагыдай булалмады…

Сәләм булып

Сәләм алам кебек үткәннәрдән,
Сәләм кебек булсын язганнар.
Теләк иде-барытапшырырга,
Сәләм алып ерак язлардан…
Сәләм булсын барлык язылганнар,
Җавап булыр, укый алганнан.
Кайнар сәләм кебек кабул итәм,
Һәр язганны укып барганнан.
Җылы хисләр булып барып җитсен,
Әллә ниләр уйлап язганым.
Ул хисләрне миңа җибәргәндәй,
Әллә кайда калган язларым…
Сәләм кебек булсын әйткән сүзләр,
Акыл түгел, бары фикерләр…
Әйтәлсаңда, инде әйтмәсәңдә,
Гомерләр бит барыбер үтерләр.
Әллә язлар шулай искә төшә,
Көзе шулай әллә төрткәли…
Бушатырга кушып күңелдәне,
Үзе бушаганын көтмә ди…
Хыялларга артык бирелмичә,
Мин тапшырам бары булганны.
Әйтеп булмый барсын бергә җыеп,
Күңелләргә кереп тулганны…

Исемсез хат

Исемсез хатлар киләләр,
Бигерәк күп алар ват сапта,
Таратабыз башка кешеләргә,
Ниләр күрсәк, ниләр тапсакта…
Әллә дөрес, әллә ялган анда,
Авторлары никтер язылмый…
Гайбәт кебек була ул язмалар,
Анонимга хуҗа табылмый.
Кеше сүзен нигә таратырга,
Синең сүзең түгел бит инде…
Исемсез хат таратмыйк зинhар,
Җилдә очкан гайбәт шикелле.
Я күренсен аны кем язганы…
Ошый икән калдыр, үзеңдә.
Таратырсың ялган, теләмичә,
Аңламыйча калып, үзеңдә…

Кайда булсаңда

Кеше күңеле җилкенәдә,

Тынып кала… көтәм диеп…

Көтмәгәнда ташлап барсын,

Туган җирдән китәм диеп.


Уйларныңда кайсы жинә,

Күпмеләре онытыла…

Барыберда безнең алда,

Язмышның юлы тора…


Калсаңда син, китсәңдә син,

Үзгәрәме икән күңел…

Кем сынаган, кем тикшергән,

Аны белү мөмкин түгел…


Кайда гына яшәсәктә…

Без Аллаhның кул астында.

Еракларга китүләрдә…

Җир өстендә, күк астында…


Күңелләргә аралар юк…

Аны тыю зур хатада…

Ирек бирик күңелләргә,

Калмасын ихатада…

Юллар…

Сизмичәдә калдым үтүләрен,
Дистәләгән кышын җәйләрен…
Үтеп бетереп инде баруымны,
Хәзер генә менә шәйләдем…
Кая диеп, шулай ашыгылган,
Уйланырлык вакыт тапмаслык…
Тормыш агымнары әллә булган,
Барган юлны уйлап ятмаслык.
Бураннарның була җәяүлесе,
Аларда бит үтә юлларын…
Хыял диеп… Кемнәр белә ала,
Алда күпме юллар булганын.
Алдан белмәү – серле юллар кебек,
Уңга яки сулга барырга…
Колак салмый барып киңәшләргә,
Ул юлларда адашып калырга.